Марат Әхмәтов Казахстанның Абай өлкәсе Әкиме белән очрашты

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Казахстанның Абай өлкәсе Әкиме Нурлан Уранхаев һәм өлкә Мәслихаты (парламенты) Рәисе Куаныш Сөләйманов белән очрашты. Яклар мәдәниятара, шулай ук парламентара элемтәләрне киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Әким Нурлан Уранхаев җитәкчелегендәге делегация Татарстан башкаласына Абай өлкәсе мәдәнияте көннәре уңаеннан Казанда үткәрелә торган тантаналы чараларда катнашу өчен килде.

Марат Әхмәтов кунакларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм парламент депутатлары исеменнән сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, Абай өлкәсе делегациясенең сәфәре Россия белән Казахстан арасындагы күршелек һәм союздашлык кысаларында төбәкләрнең үзара файдалы хезмәттәшлегенә яңа этәргеч бирәчәк. «Соңгы елларда Татарстан Республикасы һәм Абай өлкәсе арасындагы хезмәттәшлек үзара визитлар белән баетыла, – диде Марат Әхмәтов. – Казахстан безнең республика өчен аеручы якын партнер булып тора. Соңгы ун ел дәвамында Казахстан безнең төп тышкы сәүдә партнерлары унлыгына керә, соңгы 5 ел нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше арта».

Марат Әхмәтов әйтүенчә, Дәүләт Советының Казахстан парламентының ике палатасы, шулай ук хакимият органнары белән багланышлары елдан-ел көчәя бара. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары 2022 елның сентябрендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Абай өлкәсенә беренче Халыкара Иртыш буе Сабантуенда (Семей шәһәре) катнашу өчен баруын искә төшерде. «Парламентларыбызның стратегик партнерлыгының төп юнәлешләре Татарстан Дәүләт Советы рәсми делегациясенең Казахстан Республикасына 2007 елның 15 маендагы визиты йомгаклары буенча беркетмәдә теркәлгән. Анда үзара хезмәттәшлекнең төп тармаклары чагылдырылган, Татарстан – Казахстан хезмәттәшлегенең парламент үлчәме юнәлешләренең рамкалары һәм төп форматлары билгеләнгән. Сүз уңаеннан, беркетмәне ул чордагы Парламент Сенаты Рәисе хөрмәтле Касым-Жомарт Токаев имзалаган», – дип искә төшерде Марат Әхмәтов.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татарстан халыклары Ассамблеясе эшенә, шулай ук Казахстан халкы ассамблеясе белән элемтәләрне киңәйтүгә аерым тукталды. Марат Әхмәтов коллегаларына Абай өлкәсендәге татар җәмәгатьчелегенә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Казахстандагы татар җәмгыяте кеше саны буенча чит илләрдәге татар җәмгыятьләре арасында икенче урынны били. Биредә, булган мәгълүматларга караганда, 220 меңгә якын татар яши.

Нурлан Уранхаев, үз чиратында, Дәүләт Советында җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. « Татарстанда барысы да һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә оештырылган, – дидеул. – Безнең өчен татар халкы тугандаш халык кына түгел, ул – без бергә яши торган халык. Без бер-беребезне милләткә бүлмибез. Без ачык һәм барлык юнәлешләрдә үзара файдалы хезмәттәшлеккә әзер».

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү