Күптән түгел КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе доценты Ләйлә Сабированың «Гаилә җылысына сыенып» китабы басылып чыкты. Бу китапны тәкъдим итү тантанасы белем йорты бинасында узды. Автор ата-ананың һәм тулаем алганда гаиләнең, гореф-гадәтләренең мөһимлеге турында сөйләде.
Тантана КФУның 220 еллыгына багышланган фәнни-гамәли медиафорум кысаларында узды. Кунаклар арасында – КФУ профессоры Васил Гарифуллин, «Татарстан» ДТРК милли тапшырулар хезмәте башлыгы Миңназыйм Сәфәров, психолог Елена Авдиенко, юрист Наталия Веретенникова, китап продюсеры Оксана Бирюкова һәм автор Ләйлә Сабированың гаиләсе, туганнары бар иде.
Автор сүзләренчә, бу китап язмыш, һөнәр, мәхәббәт һәм йорт учагы турында автобиографик фәлсәфи уйлану. Әсәрдәге барлык исемнәр, вакыйгалар журналистның тормышыннан алынган. Барлык чыгымнар да автор өстендә. Китап бер мең данәдә бастырылган.
– Тормышымның зур өлеше укытуга багышланган. Студентларга лекцияләр укып, алар белән еш аралашам. Әмма шәхси тормышымда булган авырлыклар турында беркем дә белми иде. Шул вакытта янымда терәк, якын кешеләрем булды. Алар миңа шушы авырлыкларны җиңәргә булышты, – ди Сабирова. – Китап булдыру идеясе берничә ел элек гаиләм белән оештырган фотосессия вакытында барлыкка килде.
Ләйлә Рәшит кызы Сабирова 1981 елда Казан шәһәрендә гади эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе гомер буе машина йөртүче була, ә әнисе балалар бакчасында эшли. Ләйлә татар журналистикасына мәктәптә укыган чагыннан ук битараф түгел. Шулай итеп, ул журналистика юнәлеше буенча укырга керә, ә инде аны тәмамлагач, аспирантура үрләрен дә яулый. Моның белән генә чикләнмичә, ул менеджмент һәм психология буенча да белем ала.
Бүген исә Ләйлә Сабирова КФУдан тыш, Россия ислам институтында да белем бирә. Анда шулай ук булачак журналистларны тәрбияләүгә зур өлешен кертә. Ә студентлар өчен дәресләр кызыграк һәм файдалырак булсын өчен укытучы өзлексез үз өстендә эшли – төрле квалификация күтәрү курслары үтә. «Укудан һаман туктаган юк әле», – ди ул.
Үз эшенә җаны-тәне белән бирелеп эшләгәненә студентларның җылы сүзләре аша да инанасың. Психология, гаилә темаларына багышланган китаплар бихисап булса да, нәкъ бу китапны укырга өлгергәннәр аның турында бары тик яхшы фикердә.
– Китапны укырга өлгергән кешеләр, мин дә шул исәптән, билгеле бер бүлекләрдә елады. Әсәр терапевтик характерда язылган. Соңгы бүлекне укып бетергәч, күңел дә тынычлана хәтта, – ди психолог Елена Авдиенко.
Күпләр Ләйлә Сабированы яхшы укытучы, журналист буларак белә. Моңа өстәп, ул ике бала әнисе дә. Замана хатын-кызлары күбесенчә карьерага игътибар биргән арада, Ләйлә Сабирова мэриядәге эштән баш тартып, укытучы һөнәрен сайлый. «Гаилә тормышын мэриядә эшләү белән алып баруы бик авыр иде. Мин акча мәсьәләсенә карамыйча, гаиләмә, балаларыма күбрәк вакыт калсын өчен, укытучы һөнәрен сайладым», – ди үзе бу адымын.
– Китабым аша укучы белән гаилә җылысы һәм тәҗрибәм белән уртаклашасы килә. Гаиләбез идеаль булмаса да, без бер-беребезне бик яратабыз, хөрмәт итәбез һәм бер-беребезгә ярдәм итәбез. Мин үземнең гаиләм белән бик горурланам! – ди Ләйлә Сабирова. – Әгәр дә минем китапны укыганнан соң бер генә кешедә булса да үз гаиләсенең тарихын өйрәнү теләге туса, әгәр дә кемдер шул рәвешле проблемаларны хәл итү юлларын, алга таба яшәргә көч тапса, әгәр дә кемнеңдер күңелендә мәхәббәт уты кабынса, һәм иң мөһиме – гаиләне саклап калу теләге туса, димәк, мин кылган эш юкка түгел.
Диана КАРПОВА, КФУ студенты
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat