«Мәрхәмәт – Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары мөрәҗәгатьләргә җавап бирде 

Бүген Казанда көн дәвамында «Хатын-кыз игътибары» дип аталган кайнар линия эшләде. Ул мәгариф мәсьәләләренә багышланган иде. Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче укучылар өчен мәктәпләрдә туклану, биш көнлек уку атнасына күчү, инвалид балаларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү турындагы мөрәҗәгатьләргә  «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе хатын-кыз депутатлары, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре җавап бирде.

«Без гадәттәгечә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән төрле темаларга кайнар линия үткәреп, халык сорауларына җавап бирәбез, – дип билгеләп үтте «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзасы, Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова. – Бүген социаль өлкәгә бәйле шалтыратулар күп булды, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналары мөрәҗәгать итте, тернәкләндерү чараларын алуда кыенлыклар барлыкка килгән. Шулай ук балалар бакчасы өчен ата-аналар түләвенең бер өлешен кайтару шартлары турында да сораулар булды».

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская билгеләп үткәнчә, уку елының икенче чиреге башлануга да карамастан, балаларга белем бирү һәм тәрбия мәсьәләләре көнүзәк  булып кала. «Безгә ата-аналардан мөрәҗәгатьләр даими килә. Һәм алар барысы да ата-аналарның мөрәҗәгатьләрен объектив бәяләү өчен  мәгариф оешмасына барып карала. Шул ук вакытта Рособрнадзор, мәгариф бүлеге һәм психологлар вәкилләрен чакырабыз», – дип белдерде омбудсмен.

Бүген депутатларга һәм профильле ведомстволар вәкилләренә ярдәм һәм консультация сорап 40ка якын татарстанлы мөрәҗәгать итте. Һәр сорауга карата мөрәҗәгать итүченең индивидуаль карточкасы ачыла.  Индивидуаль рәвештә карауны таләп итә торган мәсьәләләр парламентарийлар контроленә алына. Аерым очракларда дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына мөрәҗәгатьләр юллана.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү