Татарстанда 16 яше тулмаган үсмерләргә АЗСларда ягулык сатуны тыярга мөмкиннәр. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автомобиль инспекциясе шундый тәкъдим белән чыккан. Декабрь аенда Министрлар Кабинеты утырышында республика Рәисе Рөстәм Миңнехановны проект белән таныштырачаклар. Бу хакта “Коммерсантъ” Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.
“Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автомобиль инспекциясе, мототранспорт, питбайк, квадроцикл йөртүче балаларның авариягә эләгү очраклары артуын исәпкә алып, 16 яше тулмаган үсмерләргә республика территориясендә АЗСларда мотор ягулыгы сатуны тыю тәкъдиме белән чыгачак,” – диелгән хәбәрдә.
Исегезгә төшерәбез: июнь аенда Татарстан Баш автомобиль инспекторы Рөстәм Гарипов сөйләп үткәнчә, питбайкларда балаларның авариягә юлыгу очраклары арта. Шул ук вакытта, аның сүзләренә караганда, балаларына мотоцикл, питбайк һәм скутер алып бирүче ата-аналар моның аянычлы нәтиҗәләргә китерү ихтималын аңламый. “Үлемгә китерердәй уенчык алырга ярамый. Алынса да, экипировкасы, йөртүче таныклыгы кирәк һәм махсус мәйданчыкларда гына йөрергә кирәк”, – дип кисәткән ГАИ башлыгы.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat