Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.
Һәр ел саен 10 ноябрьдә эчке эшләр органнарының иң уңган хезмәткәрләрен, ветераннарын котлыйлар һәм хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булганнарны искә алалар. Һөнәри бәйрәм алдыннан Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында тантаналы чаралар уздырылды. Иң элек Дәүләт автомобиль инспекциясе плацында хезмәт урынында файдалану өчен яңа машиналар (барлыгы 55 берәмлек) тапшыру тантанасы узды. Транспорт чаралары ачкычларын Татарстан буенча эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов һәм иминлек советы секретаре Рафаил Гыйльманов тапшырды. Болар – ЮХИДИ өчен Лада “Гранта” (28 берәмлек), партруль-пост хезмәтләре өчен Лада “Гранта” (7 берәмлек), патруль-пост хезмәтләре өчен УАЗ “Патриот” (4 берәмлек) һ.б.
Шуннан соң министрлыкның актлар залында тантаналы чара уздырылды.
Ведомство хезмәткәрләрен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Премьер-министр Алексей Песошин, башка рәсми кешеләр котлады.
“Эчке эшләр органнарында хезмәт итү күпчелегегез өчен – эш кенә түгел, бәлки тормыш мәгънәсе дә, – диде Рөстәм Миңнеханов, Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп. – Хезмәтегезнең авыр икәнен беләбез. Әмма сез аны, совет милициясенең иң яхшы традицияләрен лаеклы төстә дәвам итеп, намус белән башкарасыз. Батырлыгыгыз, фидакарьлегегез, антка һәм бурычка тугрылыклы булуыгыз өчен рәхмәт! Уртак эшкә зур өлеш кертеп, яшь буынга үз тәҗрибәсен һәм белемнәрен тапшырып килүче хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен ирештерәсем килә”.
«Рөстәм Миңнеханов министрлык җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә республикада бик күп чаралар, иң элек БРИКС илләренең XVI саммитын үткәргәндә иминлек һәм хокук тәртибен тәэмин итү бурычларын намус белән үтәгән өчен рәхмәт белдерде. “Хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасындагы хезмәткәрләрне аерым билгеләп үтәсем килә. Донецк, Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре Россия составына кире кайтарылганнан соң хезмәтегез тагын да әһәмиятлерәккә әйләнде. Хәрбиләр белән, башка көч структураларындагы коллегаларыгыз белән иңгә-иң торып, яңа территорияләрдә мөһим бурычларны хәл итәсез. Батырлыгыгыз, үрнәк хезмәтегез, зарыгып көтелгән җиңүне якынайтуыгыз өчен сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез!” – диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов “иң-иңнәргә” Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Хезмәткәрләргә шулай ук ведомство бүләкләре тапшырылды.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat