23-28 декабрьдә рәттән алты көн эшләячәкбез. 28 декабрь – шимбә ялы дүшәмбе – 30 декабрьгә күчереләчәк. Бу хакта “РИА Новости” 2024 елга производство календаренә таянып яза. Шул ук вакытта 28 декабрьдә кыска эш көне булачак.
Шулай итеп, шимбә ялын дүшәмбегә күчерү сәбәпле, Яңа ел бәйрәмнәре 11 көн рәттән – 29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Агымдагы елның 7 гыйнвар ялы 31 декабрьгә күчерелгәнлектән, елның соңгы көнендә дә ял итәчәкбез.
2025 елга ял һәм бәйрәм көннәре графигы нигезендә, киләсе озын яллар май аенда гына булачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat