Спас районының Чәчәкле авылында яшәүче Наилә апа Хафизова 3 метрлы фикуслар үстерә. Өе гөлләр белән тулган. Авылда аны «Мичурин» дип йөртәләр. «Иң зур байлыгым – балаларым да, шушы гөлләрем», – ди ул. Бу шөгыль аның сагышларын баса, авыруларын оныттыра.
– Ирем Рафыйк үлгәнгә – 26 ел. Аның белән дүрт бала үстердек. Ул вафат булгач, гөлләрне ялгызлыкны басар өчен утырткан идем. Фикусларым инде түшәмгә җитте. Шулар белән мәш килеп көнем уза. Сөйләшмәсәм, корый башлыйлар. Авыруымны да сизәләр. Аеруча яраннар шундый, – ди 76 яшьлек Наилә апа.
Наилә апаның өен 20 дән артык төрле гөл бизи. Тәрбия ысуллары катлаулы түгел. Ашлама сипми, әфлисун, йомырка кабыкларыннан төнәтмә ясый. Суны кышын атнага – бер, җәен көн дә сибә. Гөлләрнең урыннарын үзгәртеп, чүлмәкләрне борырга киңәш итми. Алайса яфраклары саргая, коела башлый икән. Экзотик агачлар да бар. Анарлары җимеш бирә. Чәчәгенә кызыгып үстерә икән. Инжиры да шаккатырган үзен. «Чәчәк атканын күрмисең дә аның. Хастаханәдән кайтсам, идән инжир белән тулган. «Каян килгән бу?» – дип аптырадым. Менә шундый хикмәтле ягы бар», – ди ул. Лимоннары әле яшь, бер мәртәбә дә уңыш биреп карамаган.
Җәй көне бакчасында кайнаша. Виноград, әстерхан чикләвеге, кызыл шомырт һәм башкасын үстерә. Кече улы Рөстәм дә әнисенә охшаган. Аның да күңеленә җир эше якын.
Наилә апа бик тыйнак. Күңел матурлыгын кул эшләреннән дә чамалап була. Диварларына эленгән картиналарында тормышны яратуы, табигатькә гашыйклыгы күренә. Бәйләү, чигү, тегү эшенә дә оста. Клубка махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә маскировка челтәрләре үрергә дә йөри икән. Барысына да ничек өлгерә диген?
– Тик торырга ярамый миңа. Табиблар гел хәрәкәттә булырга кушты. Балачакта умыртка баганам сынып, дөрес ялганмаган. Шул сиздереп тора. Диванда ял итеп кенә утырсам, авыруга сабышачакмын. Йөрәк чире нәселдән килә. Шуңа күрә гомер буе матурлык эзләргә, аны тудырырга тырышып яшим. Шөгыльләрем йөрәккә дәва бирә, – ди ул.
Чынга ашмаган хыялы турында да искә төшерде Наилә апа. Рәссам буласы килгән икән.
– Элек авылларны шефлыкка алучылар бар иде. Бездә Фуат Хаҗиевич фатирда торды. Идәнгә дәфтәрем төшкән булган икән. Кунак абзый рәсемнәрем белән кызыксына башлады. Әнигә: «Апа, кызыңда сәләт бар», – диде. Икенче юлы танышын ияртеп килгән. Миңа машина детален сызарга кушты. «Апа, кызың имтихан бирде, укырга керде», – диюгә, мин чемоданны тутыра башладым. Сеңелләрем елаша, әни борчыла башлады. Әти сүзе барысын да хәл итте. Ул сугыштан кайтып, механик булып эшләде. «Наиләне беркая да җибәрмим. Ул минем кызым да, улым да, уң кулым да, сул кулым да», – дип өстәлгә бер генә сукты. Шулай итеп, мин авылда калдым, – ди Наилә апа.
Язмышы белән килешә ул. 16 яшьтән фермада сыер сава башлый. Кияүгә чыккач, балалар бакчасына урнаша. Бу урында КФУ галиме Әнвәр Хуҗиәхмәтовны да искә төшерде. «Әнвәр Нуриәхмәт улы ул чакта безнең мәктәп директоры, авыл советы, колхоз рәисе иде. Иптәш кызым Роза белән бакчадан эштән китәргә уйлаган идек. Әнвәр безне кулдан җитәкләп, яңа төзелеп килүче икмәкханәгә алып төште. Анда 17 ел хезмәт куйдым. Бик әйбәт, эшләгәннең кадерен белә торган җитәкче иде. Тормышымда гел яхшы кешеләр генә очрады», – ди Наилә Хафизова.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat