Озак вакытка исәпләнгән акча саклау программасы: бу нинди программа?

Илдә иртәгәге көнне кайгыртучылар саны арткан. Һәрхәлдә, саннар шул хакта сөйли. Рәсми мәгълүматларга караганда, бу елның беренче яртысында дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына акча күчерүчеләр саны 50 процентка арткан. Озак вакытка исәпләнгән акча саклау программасы белән кызыксынучылар да күп, ди белгечләр. Соңгыларына дәүләт тә ярдәм итәргә әзер. Акчаны ничек тупларга?

Бу елның беренче яртысында физик затлар дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына 58 миллиард сумнан артык акча күчергән. Моны илдәге дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының берсе исәпләп чыгарган. «Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, кертемнәрнең гомуми күләме 50 процентка күбрәк», – дигән белгечләр. Бу елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән озак вакытка исәпләнгән акча саклау программасында катнашып, мая туплый башлаучылар саны да шактый. 1 сентябрьгә алынган саннардан күренгәнчә, россиялеләр 1 миллионга якын шундый килешү төзегән инде.

Бу нинди программа?

Илнең Финанс министрлыгы һәм Россия Үзәк банкы тәкъдим иткән әлеге финанс инструмент үзенең һәм балаларының киләчәге турында кайгыртучыларга отышлы булачак, дип фаразлана. Моның өчен әллә ни күп тә кирәкми кебек. Дәүләтнеке булмаган пенсия фонды белән килешү төзисең дә, шунда даими рәвештә акча күчереп барасың. Озак вакытка дип тапшырган акча югалмаячак. 2,8 миллион сумга кадәр мая дәүләт тарафыннан иминиятләштереләчәк. Чагыштыру өчен, банк кертемнәре өчен әлеге күрсәткеч 1,4 миллион сум тәшкил итә.

Кемнәр катнаша ала?

Программада 18 яшьтән теләге булган һәркем катнаша ала. Дәүләтнеке булмаган пенсия фонды белән килешү төзегәндә, беренчел кертем күләмен, аның вакытын һәм суммасын үзең билгелисең. Тик шунысы бар: килешү ким дигәндә 15 елга төзелә. Ягъни түләүләр әнә шул вакыттан соң гына яки хатын-кызларга – 55, ир-атларга 60 яшь тулгач килә башлаячак.

Дәүләт күпме өсти?

Озак вакытка акча саклый башлауның беренче өч елында федераль бюджеттан ярдәм күрсәтәчәкләр. Әлеге чорны Хөкүмәт карары нигезендә арттыру мөмкинлеге дә каралган. Дәүләттән ярдәм күләме түләнгән акчадан һәм узган елгы уртача керем күрсәткеченнән чыгып билгеләнәчәк. Кесә ягы такыррак булган саен, ярдәм дә зуррак. Әмма 36 мең сумнан да күбрәккә өмет итмәгез.

Әгәр уртача керем 80 мең сумга кадәр булса, түләнгән һәр сумга 1 сум өстәп бирәчәкләр. Дәүләттән 36 мең сум күләмендә акчалата ярдәм алу өчен, шул кадәр үк акча салырга туры киләчәк.

Әгәр уртача керем 80 – 150 мең сум тәшкил итсә, түләнгән һәр 2 сумга 1 сум өстәп түләячәкләр. Дәүләттән 36 мең сум акча алу өчен, хисап счетына 72 мең сум акча күчерәсе.

Әгәр уртача керем 150 мең сумнан да артса, түләнгән һәр 4 сумга 1 сум өстәп түләячәкләр.

Моннан тыш, инвестицияләрдән алган керемгә салым түлисе булмаячак. Программада катнашучыларга салым чигерүе дә каралган – 400 мең сумга кадәр акча күчерүчеләр 52 мең сумга кадәр акчаны кире кайтара алачак.

Акчаны ничек тотып була?

Программада катнашу киләчәктә өстәмә түләү алу мөмкинлеген тәэмин итәчәк. Аны билгеле бер елга яки гомерлек итеп исәпләтергә мөмкин. Кеше түләү билгеләнгәнче үлеп китсә яки аны алып бетерергә өлгермәсә (гомерлек түләү сайлау очрагыннан кала) акча аның мирасчыларына күчәчәк. Озак вакытка дип салынган акчаны, тормыш шартлары катлауланса, вакытыннан алда да алырга мөмкин. Мәсәлән, якыннарың яки үзең каты авырып китеп, кыйммәтле дәвалану таләп ителсә, гаилә туендыручысыз калса, җыелган сумманы ничек бар шулай кайтаралар.

Үзенчәлеге нидә?

Озак вакытка исәпләнгән акча саклау программасына пенсиянең 2014 елдан бирле «катырылган» тупланма өлешен дә күчерергә мөмкин. Билгеле булганча, хезмәт хакының 22 проценты күләмендә акча Пенсия фондына күчерелә. 2002 елда пенсия системасына яңалык керде һәм Пенсия фондына күчерелгән акчаның бер өлеше (16 проценты) – иминият пенсиясенә, ә калганы (6 процент) тупланма пенсиягә китә башлады. Тик бу эш 2014 елда туктатылды. Пенсиянең тупланма өлеше «катырылган» дигән сүзләр әнә шуннан чыккан да инде. 2014 елда илдә пенсиянең тупланма өлешенә мораторий кертелде. Гади тел белән әйткәндә, хезмәткәрләр өчен күчерелә торган акча алдагы кебек икегә бүленми. 22 процентның барысы да пенсиянең иминият өлешенә китә. Россия Президенты Владимир Путин тупланма өлешне «катыру»ны 2025 елга кадәр озайтты.

– Мораторий моңарчы җыелган акчаны төрле фондларга күчерү мөмкинлегенә берничек тә комачау итми. Тупланма өлештә җыелган акчаны нишләтергә икәнен һәркем үзе хәл итә. Ул дәүләт тарафыннан индексацияләнми. Аннан керем генә алырга мөмкин. Акчаны бер фондтан икенчесенә югалтуларсыз биш елга бер тапкыр гына күчерергә ярый, – диделәр Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлегенең матбугат хезмәтендә.

Шунысы да бар: тупланма пенсияне яңа программага күчерү турындагы карарны агымдагы елның 1 декабренә кадәр кабул иткән очракта, ул киләсе елга ук исәп-хисап счетына күчәчәк. 1 декабрьдән соң килешү төзүчеләргә исә 2026 елга кадәр көтәсе.

 

Фикер

Фәнис Хөсәенов, Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече:

– Озак вакытка исәпләнгән акча саклау программасы –  дәүләт тарафыннан 2000 нче елларда башланган реформаның дәвамы ул. Сүз 2014 елга кадәр гамәлдә булган пенсиянең тупланма өлеше турында бара. Билгеле булганча, ул күбебездә бар. Канун нигезендә, дәүләтнеке булмаган пенсия фонды белән килешү төзүчеләр әнә шул акчаны да файдалана ала. Дәүләт исә кертемнәрне финанслауда катнаша. Моңа өстәп, фонд эшкә җиккән акчадан керем алу мөмкинлеге дә бар. Хөкүмәт күзлегеннән чыгып караганда, бу – бик мөһим, әлбәттә. Көнбатыш илләренә күз салсак, аларның икътисадының тотрыклылыгы нәкъ менә пенсия, инвестиция фондларында тупланган акчаның күләменә бәйле. Мондый оешмаларда озак вакытка исәпләнгән инструментларга салырлык акча күбрәк булган саен, дәүләткә дә яхшырак.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү