Урта Саба авылында «Сәламәтлек» илкүләм проекты кысаларында яңа модульле ФАП ачылды

Саба районының Урта Саба авылында «Сәламәтлек» илкүләм Милли проекты кысаларында яңа модульле ФАП сафка басты.

— Бүгенге көндә Урта Сабада 115 кеше яши, шуларның 33 е пенсия яшендә, бер яше тулмаган ике сабыебыз бар. Фельдшер-акушерлык пунктында халык сәламәтлеген кайгыртуга барлык мөмкинлекләр бар. Шулай ук бездә диспансерлаштыру һәм медицина тикшерүләре узарга, анализлар тапшырырга мөмкин булачак. Халыкны биредә көтеп калабыз. Игелекле бина булсын, – ди фельдшер-акушерлык пункты мөдире Лилия Харисова.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү