Төп ставканың күтәрелүе кайчан туктар, ул туктаса, ниләр булыр?

Бу юлларның авторыннан элек: «Махсус хәрби операция (СВО) кайчан төгәлләнә?» – дип сорыйлар иде, хәзер сораулар инфляция һәм төп ставка тирәсендә бөтерелә. Төп ставканың күтәрелүе кредит хисабына яшәүгә күнеккән аерым кешеләрнең генә түгел, бөтен ил икътисадының сызлавыгына әверелде.

Автор башта ук искәртеп куя: инфляция турында язганда да, башка матди кыенлыклар хакында сөйләшкәндә дә ул аз гына да зарланмый. Бары тик фактларны гына китерә һәм шул фактларның нинди финишка китерәчәген фаразлый. Дилетант фаразлары профессиональ икътисадчыларныкына караганда төгәлрәк була, чөнки аның берни дә яшереп азапланасы юк. Төп ставканың күтәрелүе кайчан туктар, ул туктаса, ниләр булыр дигән сорауларга автор кулына калькулятор алмыйча да җавап бирә, чөнки башка илләр тәҗрибәсен һәм соңгы утыз ел эчендә үз илебездә ниләр булганын яхшы хәтерли.

Әйдәгез, Аргентина мисалында ставканың үсүе һәм төшүе ниләргә китерүен тагын бер тапкыр күзәтик. Аргентинада (төп ставка рекордлы рәвештә күтәрелгән башка илләрдә дә) процентларның югары үрмәләве бәяләр төшүгә китермәде, киресенчә, инфляция котырды гына. Милей дигән бер харизматик килде дә тәртәне кирегә борды: төп ставканы төшерә башлады, моның өчен бюджет чыгымнарын бик нык киметте. Киметү шул дәрәҗәгә барып җитте: ил бүген үз валютасы – песоны үзендә басмый, Кытайга заказ бирә, чөнки алар арзангарак эшләп бирә. Латин Америкасының иң ерак илләренең берсе булган ул илдә бүген вазгыять бик авыр: товарларга ихтыяҗ кими, чөнки халык фәкыйрьләнә. Сентябрь инфляциясе исә, еллыкка күчергәч, 209 процентка җитә, ди милли статистика институты.

Россиягә әйләнеп кайтыйк. Үзәк банк ни өчен төп ставканы күтәрә? Кредитлауны авызлыкларга тели, чөнки аерым тармакларны өстенлекле кредитлау нәтиҗәсендә хәл шундый кискенләште: бәяләр үсеше контрольдән чыгып, куркыныч масштабларга җитте. Төзелешнең кызу темплар белән үсүе ил икътисадына җимерелү белән яный башлады. Бу хакта без «Ватаным Татарстан» битләрендә арбага печән өю мисалында берничә тапкыр кисәттек: печәнне бер генә якка өйсәң, арба капланачак, дидек. Россия икътисады шул без кисәткән ноктага якынайды. Кредитлауны дәвам итәргә ярамый – җимереләсең, туктатырга ярамый, шулай ук җимереләсең. Вазгыять шундый. Үзәк банк, төп ставканы күтәреп, халык акчаны товарга тотудан туктасын, депозитка илтсен, дигән максат куя. Шул максатка ирешелсә, инфляция тукталыр, дип өметләнә. Бәяләр үсеше туктагач, процентларны киметергә вәгъдә бирә. Ләкин бу өметләр тормышка ашарлык түгел, чөнки халык рәсми вәгъдәләргә ышанмый. Ул күрә: бәяләр көн дә күтәрелә, шулай булгач, бурычка алып булса да, товар җыярга тырыша. Хәтта бик артык кирәге булмаган нәрсәләрне дә сатып алып калырга ашыга. Бүген кирәкмәгән әйбер сатып алсаң, иртәгә кирәклесен сатарга туры киләчәк, дигән кагыйдәгә ышанмый. Моңа җавап итеп финанс регуляторы процентларны тагын да күтәрергә вәгъдә бирә. Кредитоманнар өчен бу – бурычка бүген алып калырга кирәк, иртәгә кыйммәтләнәчәк дигән сигнал. Кичә алган кредитка процентлар өстәлми бит. Үзәк банкның бер хыялы тормышка аша ләкин: депозитлар күләме үсә. Юк, халык түгел, бизнес акчасын депозитка тота. Мондый вазгыять туксанынчы елларда бер булган иде. Калын кесәләр акчаларын ГКО алуга тоттылар, чөнки зур процентлар вәгъдә итте. ГКО ничек төгәлләнсә, депозитка акча илтү дә шулай ук төгәлләнер дип фаразлыйбыз. Хөкүмәт ул чакта ГКОга дефолт игълан итте, ягъни түләүне туктатты. Депозитларны да иртәме-соңмы туңдырырга туры киләчәк, чөнки ставканы төшерергә ниятләсәң, банк кертеменә салынган акчаны алып, кулланучылар базарына илтәчәкләр. Масштаблы банк кризисы башланачак. Депозитларны туңдыру белән бергә милли валютаның деноминациясе дә үткәрелер дип фаразлыйбыз. Югары җитәкчелек 1991 елгы реформа ысулын сайласа, нәтиҗәсе бик авыр булачак. Йомшаграк вариантлар печтек кенә җиңеллек бирер.

Үзәк банк, төп ставканы күтәргәндә, хөкүмәтне тагын бер догма белән юата: уңышсыз эшләгән бизнес бөлер, аның урынына нәтиҗәле хуҗалар килер, ди. Бик таныш сүзләр. 1990 нчы еллар башында шундый ук сүзләрне Чубайс әйткән иде. Ахыр чиктә бик күп акча урлап та судан коры чыккан Чубайс әфәнде бүген чит илдә яшәп ята, ә аның нәтиҗәле идарәсе астында булган зур дәүләт компанияләре авыр хәлдә. «Роснано» илгә бөлгенлектән башка берни дә бирмәде, энергетика тармагы шуңа килеп терәлде: илдә энергетик куәтләр җитешми. Үзәк банкның финанс тотрыклылыгы департаменты директоры Елизавета Данилова, компанияләрнең банкротлыгы Россия икътисады өчен хәерле булачак, дип раслый. Ул, эшче куллар болай да җитешми, квалификацияле кадрлар исә нәтиҗәле эшли торган компанияләрдә үзләренә эш табачак, ди. Теоретик яктан барысы да дөрес күренә. Бер генә проблема кала: нәтиҗәле эшли торган компанияләрне табарга кирәк. Бик авыр бурыч бу. Аннан соң бер нәрсә бар: СВО дәвам иткәндә, хәрби-сәнәгать комплексы туктый алмый. Аны дәүләт заказлары белән тәэмин итәргә туры киләчәк, табышка эшләсен өчен, продукциясен кыйммәткәрәк тә сатып алмый булмый. Хөкүмәт бик узындырмас ул тармакны, җитештерүне туктатмаслык итәр, әмма табыш алу мөмкинлеге бирмәс. Ул тармакта рентабельлек нульгә якын дип беләм.

Халык хуҗалыгының башка тармаклары, рентабельле эшләү өчен, үзләренә субсидия сорый. Хәтта сәүдә үзәкләре бурычка баткан һәм аларның милке банклар кулына әнә-менә күчәм дип тора, диләр. Бизнес бөлә башласа, эшче куллар дефициты дигән нәрсә үзеннән-үзе бетәчәк. Аның урынына эшсезлек киләчәк. Хөкүмәт моны булдырмас өчен тырыша, билгеле. Төзелеш тармагына өстенлекле кредитлар лимиты бетте һәм… министрлар шунда ук өстәмә миллиардлар бүлеп бирде. Нәтиҗәле эшлиме, нәтиҗәсезме, тармакны җимерергә ярамый, чөнки икътисадта домино эффекты китереп чыгарачак. Үзәк банк белән хөкүмәт тартышы кайчанга кадәр барыр – әйтеп булмый. Калганын дилетант әйтте.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү