Казанда Казахстан Республикасы Абай өлкәсенең мәдәният көннәре узды. Әлеге чара кысаларында күпсанлы тантаналар, шул исәптән «Бибигөл» халык уен кораллары оркестры концерты оештырылды.
Тамаша Галиәсгар Камал театрында көчле алкышлар белән узды. Кунаклар арасында – Абай өлкәсе Хакиме Нурлан Уранхаев, Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев, Казахстанның Казан шәһәрендәге Генераль консулы Ерлан Искаков, делегациядә катнашучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре бар иде.
Татар һәм казах халыклары гасырлар дәвамында дус-тату яшәгән. Бүген дә алар яшәешнең күп кенә өлкәләрендә иң якын партнерлар. Сүз уңаеннан, Казахстанда яшәүче татарлар сан ягыннан чит илләрдәге татар җәмгыятьләре арасында икенче урында тора. Төгәлрәк әйтсәк, Казахстанда 220 меңгә якын татар яши.
Халыклар арасындагы иҗади дуслык җыр сәнгатендә дә күптәннән бирле яши. Бу концертта да күзәтелде. Биредә казах һәм татар музыкасы яңгырады. Әйтик, Латыйф Хәмиди, Әхмәт Жубанов, Евгений Брусиловский һәм Нургис Тлендиев кебек танылган композиторларның әсәрләре. Тамашада «Дала Сазы» этно-фольклор ансамбле дә чыгыш ясады.
«Кадерләп үстергән мин синең җимешең, Куеның – гөлбакча, назлы җил – сулышың…» – әлеге җыр сүзләре күпләргә таныш. Көй авторы – Казахстан халык артисты, композиторы Шәмши Калдаяков, сүзләр – Казахстан халык язучысы, шагыйрь Гафу Кайырбековныкы. Госман Әхмәтҗанов тәрҗемәсе ярдәмендә «Әниемә» җырын милләттәшләребез бүген дә яратып тыңлый һәм җырлый.
Оркестр башкаруындагы «Әпипә», «Ай, былбылым» татар халык җырлары шулай ук аерым игътибарга лаек. Бу да үзенчәлекле кунакчыллык, дуслык билгесе.
– Әмре Кашаубаев исемендәге Дәүләт филармониясенең «Бибигөл» казах халык уен кораллары оркестры – халыкара конкурслар лауреаты. Ул Казахстан опера җырчысы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, СССРның халык артисткасы Бибигөл Түләгәнова хөрмәтенә аталган. Оркестрның оешуына быел 79 ел тулды, – ди Абай өлкәсе Мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Толкын Берикбекова.
Тантана казах, рус һәм татар телләрендә алып барылса да, никадәр милли рух, казахча сөйләм хөкем сөрде! Зәвыклы милли сәхнә костюмнары, артистларның тере тавышка, оркестрга кушылып җырлаулары, киң репертуар, милли биюләре – болар барысы да тамашаны үзенчәлекле, матур һәм аутентик (авт. – бу очракта казах халкына гына хас булган дигәнне аңлата) булып истә калдырды. Кыскасы, залда буш урыннар юк иде диярлек. Тамаша бик тиз узды. Тиз дигәндә сәгать ярым булгандыр. Халыкка җитмәде дә кебек тоелды. Күпләр, нәкъ минем кебек, казах халкы белән горурланып, сокланып, тантана барышын күзәткәндер.
– Семей шәһәрендә ел саен «Иртыш Моңнары» халыкара татар сәнгате фестиваль-конкурсы, Сабантуй бәйрәме үткәрелә, – ди оештыручы. – Күптән түгел Татарстан Рәисе һәм Абай өлкәсе Хакиме очрашуда 2025 елда Сабантуйны халыкара дәрәҗәдә уздыру турында килеште. Димәк, хәзер бездә Татарстан мәдәнияте көннәрен үткәрәчәкләр.
Диана КАРПОВА, КФУ студенты
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat