Казанның Үзәк стадионы парковкасында НАТОның трофей техникасы күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә 13-19 ноябрьдә эшләячәк. Махсус хәрби операция зонасында кулга төшерелгән техниканы бүген Казанга китергәннәр. Барлыгы 14 берәмлек техника тәкъдим ителә. Болар – НАТО илләренең Украинага хәрби ярдәм сыйфатында биргән төп корал үрнәкләре.
“Моңа кадәр техника Самарада күрсәтелде, Казаннан соң Ульяновскига җибәреләчәк. Шуннан, күргәзмә тәмамланып, техника Свердловск өлкәсенә музейга юл тотачак. Киләсе елга кадәр шунда сакланачак, аннары күргәзмә янә дәвам итәчәк. Аңа әле тагын 7 берәмлек өстәләчәк”, – дип сөйләп үткән “Бизнес Онлайн” хәбәрчесенә техниканы ташуда катнашучы “БАРС Профи” транспорт компаниясе вәкиле Айнур Симашев.
Күргәзмә һәр көн саен 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькәчә эшләячәк. Керү – ирекле. Хәрбиләр теләгендә булган барча кешегә АКШ, Германия, Бөекбритания, Австрия, Төркия һәм Украинада җитештерелгән машиналарның төп үзенчәлекләре турында сөйләячәк. Ә инде стендлардагы QR-код техниканы сафтан чыгару мизгелләре сурәтләнгән видео карау мөмкинлеге бирәчәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat