Проектның чираттагы «Туган Батыр һәм ай чәчәге» дип исемләнгән китабына багышланган кичә Истанбулның «Рами» дигән иң зур китапханәсендә оештырылды. Чарада 150дән артык кунак катнашты.
Тәкъдим итү кичәсенә проект авторы Радик Абдрахманов килде. Шулай ук кунакларны үзенең чыгышы белән китап авторы, Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәким шатландырды. Язучы геройлар дөньясы турында сөйләп үтте.
«Туган Батыр» проекты 2022 елда гамәлгә ашырыла башлады. Аның төп максаты – дөрес кыйммәтләр, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү, милли гореф-гадәтләрне саклау һәм халыклар дуслыгын ныгыту.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat