Бер эгоист Искәндәр, ике Галия һәм чиксез хатирәләр. Яшь режиссер Әскәр Галимов Камал театрында Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестен сәхнәләштерде. Әсәр тамашачыга яңача укылышта тәкъдим ителде. Театр премьераны күренекле режиссер Марсель Сәлимҗановның тууына 90 ел тулуга багышлады.
Башта бераз хәтерне яңартып алыйк. Гадел Кутуй «Тапшырылмаган хатлар» әсәрен 1935 елда яза. Әсәрнең төп героинясы Галия Казан университетының рабфагына укырга керә. Яшьләр белән оештырылган кичәләрнең берсендә ул артист егет Искәндәр белән таныша. Галия өчен беренче мәхәббәт ачы тәҗрибәгә әверелә һәм ул гомере буе Искәндәргә атап язган тапшырылмаган хатларны җыеп бара.
Фильмнан театрга күчкән Искәндәр
Әсәр язылганга шактый еллар узса да, режиссерлар аңа мөрәҗәгать итүне дәвам итә. «Тапшырылмаган хатлар» төрле театрларда берничә тапкыр сәхнәләштерелә. Повесть буенча 2016 елда фильм да төшерелә, тамашачылар аны бер сулышта карап чыга. Сүз уңаеннан, фильмда да, Камал театры сәхнәләштергән «Тапшырылмаган хатлар»да да Искәндәрне бер кеше – Татарстанның атказанган артисты Ришат Әхмәдуллин уйный. Яхшы кеше күп булырга тиеш диләрме әле? Тормышка әзерлексез, үзе турында гына уйлаучы, купшы сүзле һәм бозык күңелле Искәндәр роленә Ришат Әхмәдуллиннан да яхшырак уйнаучыны күз алдына китереп булмый кебек. Искәндәр Ришатның визит карточкасына әйләнеп куяр, мөгаен. Хәер, кемнәрдер, бәлки, башкача да уйлыйдыр.
Галияләр
Режиссер Әскәр Галимов ни өчен нәкъ менә әлеге әсәргә алынуын болай аңлата:
– Мәктәп чорында ук әсәрдәге Галия миндә бик көчле тәэсир калдырды, чөнки аның язмышы да минем әнинекенә охшаган. Әнием дә, Галия кебек үк, актриса булырга хыялланган. Ул да, әтием белән аерылышкач, ике баласын үзе генә тәрбияләгән, – дип әйтә ул. Әскәр Галимов спектакльдә әти-әниләр тәҗрибәсен сурәтли. Аның сүзләренә караганда, башта бала әти-әнисенә каршылык күрсәтә, ниндидер сорауларга җавап таба алмый, тик аннары ул бу тәҗрибәгә рәхмәт белән карый. Чөнки кеше бөтенесенә дә әти-әни тәҗрибәсеннән чыгып өйрәнә. Нәкъ менә шул тәҗрибә һәм заманалар кисешүе «Тапшырылмаган хатлар»да чагыла.
«Акыллым Искәндәр, мин сине үлгәнче яратырмын, мин сиңа яхшы иптәш булырмын», – дип кенә торган яшь Галиянең сәхнәдә акрынлап үзгәрүен күрәбез. Искәндәргә атап язылган хатлар чылбырында хатын-кызның барлык кичкән авырлыкларын, ә соңыннан чыныгуын күзәтергә мөмкин. Спектакльдә Галия белән Искәндәрнең танышуы, беренче хисләр, гаилә кору, ачуланышу, бала туу, аерылышу, Галиянең районга кайтып китүе хатирәләр рәвешендә җиткерелә. Тапшырылмаган хатларны инде картайган Галиягә кычкырып-кычкырып аның кызы Кадрия (Люция Хәмитова) укый. Кадрия шушы хатлар аша өлкән яшькә җиткән авыру әнисенә язмышын, бар күргәннәрен искә төшертергә тырыша. Кызы да Галия белән бергәләп аның тормыш юлын, хаталарын узгандай була һәм ахырда әнисенең ялгышлыкларын кичерә.
Спектакльдә иң уңышлысы – режиссерның яшь (Айгөл Шәкүрова) һәм өлкән Галия (Хәлимә Искәндәрова) образларын тудыруы. Ике буын Галиясе уйнаган уртак сәхнәләрдә тамашачының йөзендә елмау хасил була. Яшь Галия янында Галия әби дә җанланып китә, үзенең сылу чакларын күзәтеп, моңсу елмаюга күмелә. Галияне уйнаучы Айгөл Шәкүрова үз героинясы турында:
– Галия роле студент елларымнан ук «артымнан йөргән» булган. Студент чакта актерлык осталыгы буенча остазыбыз да «Тапшырылмаган хатлар»ны куярга теләгән иде, ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында ул барып чыкмады. Әмма мин әсәрне укып, шулкадәр илһамланган идем, повесть буенча эш башланмагач, ул тормышка ашмаган хыял булып калды. Әмма аңа чынга ашарга насыйп булган икән бит!
Быел «Тапшырылмаган хатлар»да мине Галия роленә сайлауларына сөенечемнең иге-чиге булмады. Кастингта режиссер: «Галия синең өчен нинди ул?» – дип сорады. Галия ул – гади татар хатын-кызы. Бер яктан хыялый, йомшак булса, икенче яктан кыю, көчле һәм үзе максатларына ирешүчән. Шул ук мизгелдә Галияне идеаль кеше дип тә әйтү мөмкин түгел. Аның да тормышында ялгышлыклары, үкенечләре бар. Ләкин юкка гына “үткән эшкә салават”, димиләр бит. Бу башка берәүне кичерү хакында гына түгел, ә беренче чиратта үз-үзеңне гафу итүгә дә кагыла.
Өлкән Галия гомер көзендә үзенең бар тормышын күз алдыннан кичереп, кызына күңелен ача һәм гафу үтенә. Спектакльдәге төп тема да ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр турында.
Әсәрнең никадәр уңышлы чыгуын тамашачы үзе хәл итәр. Әмма классикага кайтып тору, яшь режиссерларның аңа башкачарак сулыш өрергә тырышуы зур әһәмияткә ия. Премьера, һичшиксез, тугры тамашачысын табар дигән өметләр генә баглыйсы кала.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat