Татарстанда мохтаҗларга 968 тонна гошер сәдакасы җыйганнар

Татарстанда мохтаҗларга гошер сәдакасы җыю төгәлләнгән. Барлыгы 968 тонна ярдәм җыйганнар. Сарман районында яшәүчеләр (86,4 тонна), Арча (75 тонна), Балык Бистәсе (75 тонна). Балтачта яшәүчеләр (73,9 тонна) аеруча зур тырышлык күрсәткән.

Шулай итеп, сентябрь аеннан башлап, теләгендә булган барча кеше үз бакчасыннан җыеп алган уңышының бер өлешен аз керемлеләр өчен Татарстан мәчетләренә тапшыру мөмкинлегенә ия булган.
Мәчетләргә яшелчә (бәрәңге, чөгендер, кәбестә, кишер, кабак, башлы суган, ташкабак, сарымсак) кайнатма, тозланган-маринадланган яшелчә, бал китергәннәр.
Диния нәзарәтенең “Зәкәт” хәйрия фонды Казанда яшәүче 530 гаиләгә гошер сәдакасы тапшырган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү