Владимир Путинның Трамп белән телефон аша сөйләшүенә ачыклык керткәннәр

Чит ил массакүләм мәгълүмат чараларының, янәсе, Россия дәүләте башлыгы Владимир Путинның АКШ Президенты вазыйфасына сайланган Дональд Трамп белән телефон аша сөйләшүе турындагы хәбәре дөреслеккә туры килми. Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков журналистларга шул хакта белдерде, – дип яза “ТАСС”.

“Сөйләшү булмады. Әлеге мәгълүмат дөреслеккә туры килми, чын мәгънәсендә сафсата бу”, – дигән журналистларга Кремль вәкиле.

Аның әйтүенчә, The Washington Post һәм Reuters басмаларының бу җәһәттән язмалары – хәтта шактый ук ихтирамлы саналган газеталарда да басыла торган мәгълүмат сыйфатының ачык үрнәге.

Америка басмалары раславынча, имештер, Путин Трамп белән Украинадагы вазгыять һәм Европа контингентындагы тынычлык турында сөйләшкән.

Исегезгә төшерәбез: 5 ноябрдә АКШта узган Президент сайлавында республика партиясенең кандидат Дональд Трамп җиңде. Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Трамп тирәлеге Украинадагы конфликтны туктатып торырга, әмма корал җибәрүне дәвам итәргә ниятли.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү