Дәүләт Думасы вәкиле ел азагында алты көнлек эш атнасын бетерергә тәкъдим итте

Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе урынбасары Станислав Наумов, календарь ел азагында алты көнлек эш атнасы булдырмас өчен, агымдагы елның 28 декабрен ял көне итәргә чакырды. Парламентарий Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Григоренкога мөрәҗәгать итте.

«2024 ел азагында алты көнлек эш атнасы булдырмас өчен Россия Федерациясе төбәкләренә 28 декабрьне ял көне итеп билгеләү мөмкинлеге бирү тәкъдимен каравыгызны сорыйм. Бу эчке гаилә туризмын үстерүгә өстәмә импульс бирәчәк», — дип китерә мөрәҗәгать текстын РИА Новости.

Парламентарий фикеренчә, барлык тармакларда да хезмәткәрләрне елның соңгы шимбәсендә эшкә китертү зарурлыгы юк. Яңа ел бәйрәмнәрендә гражданнарның гаиләләре белән вакыт үткәрү, шулай ук якыннары белән ил буйлап сәяхәткә чыгу мөмкинлеге бар, дип өстәде депутат.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Россиядә яшәүчеләрне декабрь азагында алты көнлек эш атнасы көтә. Шимбә, 28 декабрь, эш көне була, чөнки бу ял көнен дүшәмбегә – 30 декабрьгә күчерделәр. Моннан тыш, шимбә кыскартылган эш көне булмый.

Россиядә яшәүчеләр Яңа ел бәйрәмнәрендә 11 көн рәттән – 29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ял итә.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү