Сян Бо: «РОСТКИ» форумы хезмәттәшлекне ныгытырга ярдәм итә»

Кытай Халык Республикасының Казандагы генераль консулы Сян Бо әйтүенчә, Татарстан башкаласында узучы “РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек” халыкара форумы Россия белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекне ныгытырга ярдәм итә. Бу хакта ул Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.

“Халыкара мәйданда вазгыять ничек кенә үзгәрүенә дә карамастан, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр бөтен юнәлешләр буенча да үсүен дәвам иттерәчәк дип ышанабыз, – диде Сян Бо. – Казанда узучы “РОСТКИ” форумы Россия белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекне ныгытырга ярдәм итә”.

Сян Бо сүзләренә караганда, Татарстан белән Кытай провинцияләре арасындагы хезмәттәшлек тә елдан-ел ныгый. “Узган ел нәтиҗәләре буенча ике арада товар әйләнеше 3 миллиард доллардан да артып китте. Бу елның сентябрендә Казан белән Шанхай арасында туры рейс ачылды. Болар барысы да халыкара форум барышында шыткан үсентенең җимешләре”, – диде генераль консул.

Белешмә өчен:

«РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумының исеме РОС – Россия, Т — Татарстан, КИ – Кытай сүзләреннән барлыкка килгән. Быел җыен 13-15 ноябрьдә узачак. Анда 10 меңнән артык кеше катнашу теләген белдергән. Тәүге форумда 7 мең кеше катнашкан иде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү