Казанда 48 яшьлек Жанна Хөсәенованы этләр талап үтергән булуы ихтимал, дигән хәбәр башкала халкын гына түгел, бөтен республиканы тетрәндерде. Сукбай этләрнең чираттагы корбаны әлеге «сакаллы» проблемага игътибарны тагын бер кат юнәлтте. Тик сабак ала белербезме? Куркыныч этләр язмышына бәйле катгый үзгәрешләргә өмет бармы? Белгечләр белән кабат әлеге темага фикер алыштык.
Татарстанның Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, хайваннар талаган хатын-кыз мәете табылганнан соң, җинаять эше кузгатылган. Жаннаның тәнендә хайваннар тешләгән эзләр табылганлыктан, социаль челтәрләрдә, вакытлы матбугат чараларында аны этләр талаган, дигән фикер таралды. Тик рәсми органнар әлегә бернинди дә нәтиҗәләр ясамый, чөнки хатын-кызның үлеме сәбәбен төгәл билгеләячәк суд экспертизасы нәтиҗәләрен көтәргә кирәк. Тикшерү комитеты «Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү», «Ваемсызлык һәм саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәләре буенча җинаять эше кузгатты. «Бу хәлнең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла. Кирәкле экспертизалар билгеләнде», – дип аңлатты Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Фаҗига булган урыннан ерак түгел генә җитештерү базасы бар. Аның хуҗасы база территориясендә күпләп этләр асрый икән. Тик ул бу фаҗигадә үзе ияләштергән этләрнең катнашы булуын кире кага. Әлеге хәлләрдән соң тикшерү органнары, базага барып, этләрне йоклаткан. Хәзер аларны карантинга ябачаклар, шуннан соң анализлар алачаклар. Тикшерү нәтиҗәләре билгеле булгач, этләрнең язмышы хәл ителәчәк.
Тик, кызганыч, бу чараларның берсе дә 15 яшьлек кыз балага кадерле әнисен, иренә сөекле хатынын кайтармый.
– Безнең балалар бергә бию түгәрәгенә йөрделәр. Шуңа күрә Жанна белән еш очрашырга, аралашырга туры килә иде. Ул бик ачык күңелле, позитив кеше булды. Ире белән бергәләп бәйрәмнәрдә дә чыгыш ясаганнары бар иде. Бу хәбәрне ишеткәч, бик борчылдык. Һич кенә дә баштан чыкмый. Бигрәк тә әнисез калган бала кызганыч, – ди һәлак булган ханымның танышы Гөлүсә Идиятова.
Эт этлеген итә
Төгәл чаралар күрү һәлак булган ханымны кире кайтармаса да, корбаннар санын киметергә мөмкинлек бирер иде. Шуңа күрә әлеге фаҗига җәмәгатьчелекнең, җитәкчеләрнең һәм тикшерү органнарының игътибарын «Сукбай этләр белән нәрсә эшләргә?» дигән сорауга тагын бер кат юнәлтте. Билгеле булганча, хәзерге вакытта сукбай этләрне тоту һәм асрау белән республикада уннан артык оешма шөгыльләнә. Казан һәм Татарстанның берничә районнарындагы сукбай этләр өчен «Зооцентр» җәмгыяте җавап бирә. Быел ун айда алар 3 119 этне аулаганнар, 2 841ен стерильләштергәннәр, 2 776 сын вакцинацияләгәннәр. Моннан тыш, башкалада быелның маеннан бирле хуҗалы 434 этне дә бушлай стерильләштергәннәр.
– Алар этләрне аулый, стерильләштерә, вакцина ясый һәм 15–20 көннән соң кире чыгарып җибәрә. Кайбер хайваннарны «Лапа дружбы» акциясе кысаларында гаиләләргә тапшырырга мөмкиннәр. Быел, әйтик, шундый чаралар вакытында 200 этне ышанычлы кулларга урнаштырганнар. Бары тик агрессив этләрне генә картаеп җан биргәнчегә кадәр үзләрендә саклый алалар. Этләрне үтергән очракта, оешма җитәкчеләрен хәтта җинаять җаваплылыгына кадәр тартырга мөмкиннәр, – диде Казан ветеринария берләшмәсенең дәвалау-профилактика буенча баш ветеринария табибы Айрат Хәнәфиев.
Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе мәгълүматлары буенча, быел этләрне тоту һәм асрау өчен бюджеттан 88,3 млн сум акча бүлеп бирелгән. Аның 29 млн сумы агрессив этләрне тәрбияләп торуга китә. Республикада ел саен якынча 20 мең тирәсе эт аулыйлар, ләкин моның өчен булган приютлар гына җитми. Яңаларын сафка бастыру да бик авырлык белән бара, чөнки СанПиНның барлык кагыйдәләре буенча төзү өчен якынча 100 млн сум акча кирәк. Бер этне карап тоту да арзан түгел: әгәр 4–5 ел элек 107 сум булса, хәзер 150–160 сумга җитә.
Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе мәгълүматлары буенча, ел саен республикада хайван тешләү турында 9 мең мөрәҗәгать кабул ителә. Аларның яртысы сукбай этләргә туры килә. Айрат Хәнәфиев әйтүенчә, сукбай этнең һәркайсы куркыныч тудырырга мөмкин, төркем-төркем йөргәннәре аеруча куркыныч.
– Көпә-көндез мондый хәл килеп чыгу башка сыя торган хәл түгел. Моңа кадәр эт аулаучылар әлеге территориягә керә алмаганнар иде. Чөнки хуҗаларның рөхсәтеннән башка без шәхси территориягә бәреп керә алмыйбыз. Атып үтерергә дә ярамый, чөнки бу шулай ук федераль законга каршы бару булыр иде. Бары тик фаҗигадән соң гына без, полиция белән барып, 17 этне базадан алып чыга алдык, – ди ул.
Таяк ике башлы
Айрат Хәнәфиев фикеренчә, сукбай этләрнең артуында кешеләрнең дә гаебе бар. Үзе ияләштергән хайван өчен һәркем үзе җавап бирергә тиеш, дигән фикерен җиткерде ул. Билгеле булганча, киләсе елдан Татарстанда йорт хайваннарын теркәү мәҗбүри булачак, дип фаразлыйлар. Әлегә закон проекты Дәүләт Советында карала. Закон кабул ителгән очракта, 1 июльдән йорт хайваннарын теркәмәгән, үзләрен генә урамда йөрткән өчен хуҗаларына штраф салачаклар. Баш ветеринария белгечләре фикеренчә, проект сукбай этләрнең санын киметергә, хуҗаларын табарга һәм җаваплылыкны арттырырга ярдәм итәргә тиеш.
– Бу закон проекты токымлы этләргә дә, токымсызларга да кагыла. Йорт хайваны туганнан соң 3 өч эчендә теркәлергә тиеш. 3 яшьтән зуррак булганнарны 1 ел эчендә исәпкә алырга кирәк булачак. Әгәр инде 3 айлык көчек сатып алганда, бу эшләрне бер ай эчендә башкару мәҗбүри булачак. Татарстанда вакытлыча гына (30 көн) булган этләрне теркәтергә кирәкми, – дип аңлатты идарә башлыгы урынбасары Илдар Ногманов.
Казан ветеринарлары да әлеге законга зур өмет баглауларын яшерми.
– Әгәр без тәртип урнаштыру турында сүз алып барабыз икән, ике моментка игътибар итәргә кирәк. Аның берсе – этләрне мәҗбүри теркәү. Теләсә нинди хайван чиплаштырылган булырга тиеш. Берәр хәл була калса, без аның хуҗасын тиз арада таба алабыз. Бу җаваплылык хисен дә арттырачак. Шуңа күрә әлеге закон проектына зур өметләр баглыйбыз. Икенчесе – хуҗалары этләрен үзләрен генә йөртергә һәм ташлап калдырырга тиеш түгел, – ди Айрат Хәнәфиев.
Кыскасы, фаҗигасы – яңа, проблемасы – иске. Сукбай этләрдән зыян күрүчеләр саны көннән-көн артса да, проблеманың тамырына балта чаба торган конкрет чаралар әлегә күренми. Яңа проект кабул ителгән очракта да, төп җаваплылык аларның хуҗаларында булачак бит. Бәлки сукбай этләрне киметергә яки бөтенләй бетерергә ярдәм итүче закон кайчан булса кабул да ителер, тик аңа кадәр күпме кеше зыян күрер дә, күпме кеше якыннарын югалтыр.
Этләргә юлыксаң, үзеңне ничек тотарга?
- Иң зур куркынычны төркем-төркем булып йөрүче хуҗасыз этләр тудыра. Шуңа күрә аларның каршысына чыкмаска, урап узарга кирәк. Гадәттә, этләр өере белән йөри торган урыннар билгеле була: ташландык җирләр, төзелеш урыннары. Караңгы вакытта бигрәк тә ул урынны читләтеп узарга тырышыгыз.
- Аерым гына йөрүче сукбай этләр гадәттә кешегә тияргә җөрьәт итми, сак карый. Ләкин кеше көтмәгәндә килеп чыкса, бик якын килсә, агрессия дә күрсәтә ала. Өрү, янга йөгереп килү һәрвакытта да ташлануны аңлатмый, шуңа күрә тынычлыкны югалтмаска, кискен хәрәкәтләр ясамаска кирәк. Ә менә этнең ырылдап килүе, колакларының башына ятып торуы куркыныч.
- Урамда йөрүче эт сезгә карата бернинди дә кызыксыну күрсәтми икән (өрми, арттан ияреп бармый һ.б.), аңа игътибар итмәскә һәм тизрәк үтеп китәргә кирәк.
- Әгәр инде хуҗасыз этләр сезгә игътибар итте, әйтик, каты итеп өрә башлады икән, якындагы агач, койма яки диварга арка белән басарга һәм шулай селкенми торырга кирәк. Этләр сезне әйләнеп чыгып, аяктан екмасын өчен, шулай арканы сакларга кушыла. Өреп, этләр чит кешене үз «территория»ләреннән куып чыгарырга тели. Әгәр ул кеше куркыныч тудырган кебек тоелса, саклану өчен аңа ташланырга да мөмкиннәр. Шуңа күрә өер тынычланганчы бер урында селкенми басып тору хәерле.
- Әгәр хуҗасыз эт ташланган икән, кул астындагы әйберләр ярдәмендә сакланырга, аеруча муенны сакларга кирәк.
Кая мөрәҗәгать итәргә?
Авылларда сукбай этләр турында җирлек башлыгына әйтергә кирәк. Ул, хайваннарны аулау өчен җаваплы булган оешмага шалтыратып, аларны чакырырга тиеш. Казанда исә сукбай этләрне аулау белән «Зооцентр» җәмгыяте шөгыльләнә. Сукбай этләр турындагы мөрәҗәгатьләрне Башкарма комитетта язмача яки телдән кабул итәләр. Шулай ук «Халык контроле» мәгълүмат системасына да язып җибәрергә мөмкин. Моннан тыш, Торак-коммуналь хуҗалык комитетына (Кремль урамы, 11 нче йорт, gkh.kzn@tatar.ru) электрон вариантта яки язмача хәбәр итәргә була.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat