Яңа төр салым. Спортка карата кызыксынуны арттырмакчылар

Илдә яңа төр салым чигерүе барлыкка килергә мөмкин. Россия Дәүләт Думасында спорт белән шөгыльләнүчеләргә әнә шундый ташлама ясарга тәкъдим иткәннәр. Яңалык гамәлгә кергән очракта, спортка киткән чыгымнар да, салым чигерүе рәвешендә кайтарырга мөмкин булган акча күләме дә артачак, дип фаразлана.

Сәламәт яшәү рәвеше алып баруның файдалы гына түгел, акчалы да ягы турында сөйләшә башлаганчы, ачыклык кертик: спорт белән шөгыльләнүчеләр хәзер дә салым түләүдә кайбер ташламаларга ия.

– 2022 елдан башлап фитнес, спортзалда шөгыльләнү, баланы спорт секциясенә йөртү кебек чыгымнарның бер өлешен, белем алу һәм сәламәтлеккә тотылган акча белән беррәттән, социаль салым чигерүе рәвешендә кире кайтарырга мөмкин. Шул ук вакытта физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләрен күрсәтүче оешма яки шәхси эшкуар алдан расланган оешмалар исемлегенә кертелгән булырга тиеш, – ди Татарстан буенча 6 номерлы районара салым инспекциясенең баш дәүләт салым инспекторы Рәмзия Мөхетдинова. – Әлеге төр салым чигерүен үзеңә һәм 18 яше тулмаган балага кайтарырга мөмкин. Аның чик нормасы да бар. 2022–2023 еллар өчен 120 мең сумга кадәр тотылган чыгымнарның 13 проценты (максималь күләме – 15 600 сум), 2024 ел өчен 150 мең сумга кадәр тотылган чыгымнарның 13 проценты (максималь күләме – 19 500 сум) күләмендәге акчаны социаль салым чигерүе рәвешендә кире кайтарып була. Моның өчен физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләрен күрсәтүче оешма белән килешү, оешманың лицензиясе һәм акча түләгәнне раслаучы чеклар кирәк. Балалар өчен вычет рәсмиләштергән очракта, белем бирү оешмасыннан белешмә һәм туу турында таныклык та таләп ителә. Өйгә тренажер яки башка төрле спорт инвентаре сатып алган өчен социаль салым чигерүе каралмаган.

Депутатлар исә сау-сәламәт булуга таба тагын бер адым ясамакчы. Ил халкын салым чигерүе рәвешендәге ташлама белән кызыксындырып булса да. «Бүген спорт-сәламәтләндерү белән шөгыльләнүгә киткән чыгымнарның бер өлешен кире кайтару мөмкинлеге социаль салым чигерүе кысасында гына каралган. Ягъни әти-әни алдагы елларда баланың укуы өчен зур суммада акча тоткан һәм шуның өчен вычет рәсмиләштергән булса, спортка киткән акчаның 13 процентын кире кайтару мөмкинлеге калмый да. Дәүләт тарафыннан өстәмә рәвештә ташлама бирелсә, балаларын төрле спорт секцияләренә йөртүче гаиләләр, сәламәт тормыш рәвеше алып баручылар саны артачак», – дигән яңалыкны тәкъдим иткән депутат Анатолий Выборный.

Кыек атып, туры китергәннәрме: соңгы ике елда илдә даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүчеләр саны 6 миллионга артып, 76 миллион кешегә җиткән. Татарстан Спорт министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада яшәүче 2 миллионнан артык кеше даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Бу – Татарстанда яшәүче 3 тән алып 75 яшькә кадәргеләрнең 62,8 проценты дигән сүз.

Фитнес-тренер Марсель Сафиуллин әйтүенчә, яңа төр салым чигерүе яшьләр арасында да спорт белән шөгыльләнүгә карата кызыксынуны арттырачак.

– Фитнес-клуб яки спортзалга абонемент сатып алу шактый чыгымлы. Бездә, мәсәлән, еллык карта уртача 20–25 мең сум тора. Салым чигерүе чыгымнарның бер өлешен кире кайтарырга ярдәм итәчәк. Өстәвенә яшьләр «бонус», «кешбэк» кебек нәрсәләрне бик ярата, – ди тренер.

 

Фикер

Марат Сафиуллин, Салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе:

– Татарстан халкы салым чигерүен рәсмиләштерү мөмкинлегеннән бик актив файдалана. Ел башыннан бирле республикада яшәүче 400 меңнән артык кеше вычет алу өчен салым инспекциясенә мөрәҗәгать иткән инде. Салым чигерүе рәвешендә 3,5 миллиард сум акча кире кайтарылачак. Узган ел белән чагыштырганда, бу 700 миллион сумга күбрәк. Социаль салым чигерүен кайтару вакыты, салым инспекциясенә мөрәҗәгать иткәннән соң, нибары 2,5–3 атна тәшкил итә.

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү