Этләре 48 яшьлек хатын-кызны талап үтергән ир-атны тоткарлаганнар

Казанның Совет районы суды Самосырово бистәсендәге промбаза хуҗасын тоткарлау срогын озайткан. Узган ялларда биредә эт талаган хатын-кыз мәете табылган, дип яза “Татар-информ”.

Бүген әлеге ир-атка карата саксызлык белән үлемгә китерү статьясы буенча чикләү чарасын сайлап алу планлаштырылган булган. Ләкин 14 ноябрьдә узачак суд утырышында гына аны СИЗОгамы яки өй арестынамы җибәрү мәсьәләсе каралачак.

“Тоткарлау срогын 48 сәгатькә озайтырга. Чикләү чарасын сайлап алу турында үтенечнамәне карап тикшерүне 14 ноябрьгә кадәр кичектерергә”, – дигән судья.
Инде хәбәр ителгәнчә, хокук саклау органнары Самосырово бистәсендәге производство базасында тикшерү башлап җибәргән. Узган ялларда промбаза янында этләр талаган 48 яшьлек хатын-кызның мәете табылган. База территориясендә 15 эт яшәгән.

Йосиф Лифшиц әйтүенчә, аның этләренең фаҗигагә катнашы юк. Аның сүзләренә караганда, промбаза янында тагын бер эт көтүе йөргән һәм нәкъ менә шулар хатын-кызны талап үтергән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү