Ак халаттан кер эзләү

Бу елның 9 аенда ришвәтчелеккә бәйле иң күп җинаять очраклары сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтү тармакларында ачыкланган. Җәмгысы 170 очрак! Бу узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 17 процентка күбрәк.

Әмма халык әйтмешли, мулла кызында да гаеп була. Медицина өлкәсен иң коррупциячел тармак дип әйтү дөрес булмас. Татарстан Рәисе каршындагы Ришвәтчелеккә каршы көрәш идарәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Гаязов та шул фикердә.

– Медицина тармагын иң коррупциячел тармак дип әйтеп булмый. Медицина вәкилләренең күпчелеге – намуслы кешеләр. Кешеләр табибларга еш йөри, еш зарлана да. Проблемалар статистикада да чагыла, – дип аңлатты ул. Җинаятьләрнең күпчелеге эшкә яраксызлык турында ялган белешмә ясау, вакцинация ясату турында ялган мәгълүмат бирүгә бәйле икән.

Рөстәм Гаязов сүзләренчә, соңгы ике елда Татарстан Рәисе администрациясенә генә дә сәламәтлек саклау тармагына бәйле 4 меңләп зар килгән. Араларында дару белән тәэмин ителеш, медицина ярдәменнән файдалану, электрон чират, медицина оешмаларының һәм андагы хезмәткәрләрнең эшенә бәйле сораулар бихисап. Быел исә татарстанлылардан Дәүләт хезмәтләре порталы аша сәламәтлек саклау һәм медицина хезмәте алуга бәйле 39 меңнән артык  мөрәҗәгать кабул ителгән.

Рөстәм Гаязов әйтүенчә, медицина тармагы хезмәткәрләрдән гаделлек һәм намус кебек сыйфатлар таләп итә. Бу тармакта ришвәтчелек чәчәк атса, кешеләрнең гомере һәм саулыгы мәсьәләсе куркыныч астында кала лабаса.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин тармактагы коррупция очракларына китергән сәбәпләргә тукталды. Беренчедән, бу – халыкның медицина вәкилләренә калыплашкан карашы. Икенчедән, кешеләрнең үз хокукларыннан тиешенчә хәбәрдар булмавы. Өченче сәбәп – медицина ярдәменә ихтыяҗ зур булу. Тагын бер авырткан урын – кадрлар кытлыгы. Соңгысы бигрәк тә беренче звенодагы шәфкать ияләренә кагыла.

Министр искәрткәнчә, сәламәтлек саклау тармагында ачыкланган хокук бозулар законны санга сукмаучы табиблар арта дигән сүз түгел әле.

– Бу, киресенчә, коррупциягә каршы сәясәтнең нәтиҗәле булуын күрсәтә, – диде Марсель Миңнуллин.

 

Cораштыру

Табиб, медицина хезмәткәре һөнәре коррупциячелме?

2023 ел – 19,1%

2022 ел – 27,1%

2020 ел – 34,6%

2019 ел – 46,4%

2018 ел – 46,0%

(Сәламәтлек саклау тармагы биш ел дәвамында халык арасында

 сораштыру нәтиҗәләре буенча даими рәвештә бишлеккә керә.)

 

Кайбер очраклар

  1. Бер шәфкать туташы табиблардан сырхауларга инвалидлыкка чыгу мөмкинлеге бирә торган документлар ясауны үтенгән. Билгеле, моның өчен сырхаулардан матди «күчтәнәч» алынган.
  2. Республика ФАПларының берсендә эшләүче кеше диспансеризация өчен кулланылырга тиешле акчаны урлаган.
  3. Мобиль комплекслар эшенә тотылырга тиешле акчадан максатчан файдаланмау очраклары ачыкланган. Әйтик, Әлмәт, Чаллы хастаханәләрендә, Казандагы МКДЦда.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү