Бүген Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында «2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» һәм «2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» ТР законнары проектларына икенче укылышка әзерләнгән төзәтмәләрне, агымдагы елның 9 аенда республика бюджеты үтәлешен тикшерделәр һәм «Татарстан Республикасында транспорт системасын үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алыштылар. Комитет утырышы эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Комитет рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, «2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проектының икенче укылышына 356 төзәтмә кергән, шул исәптән 340ы – Министрлар Кабинетыннан һәм 16сы КПРФ фракциясеннән.
Утырышта КПРФ фракциясе исеменнән чыгыш ясаган депутат Фәдбир Сафин әйтүенә караганда, төзәтмәләрне караудан алу турында рәсми хат әзерләнгән. Аның әйтүенчә, КПРФ фракциясенең барлык төзәтмәләре теге яки бу дәрәҗәдә Хөкүмәт тарафыннан икенче укылышка әзерләнгән закон проектында исәпкә алынган. «Финанс министрлыгы белән бик тыгыз эшләдек, нәтиҗәдә шундый карарга килдек, – дип белдерде депутат. – Тулаем алганда, бюджет социаль юнәлешле һәм җәмгыять таләпләренә җавап бирә».
Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин, Министрлар Кабинеты төзәтмәләрен тәкъдим итеп, аларның нигездә федераль акчалар өлешендә бюджетны төгәлләштерүгә юнәлдерелүен билгеләп үтте. «2025 елда Татарстан Республикасы бюджетына бүленгән федераль акчалар күләме 42,7 млрд сум тәшкил итәчәк, – диде министр. – Акчалар 119 чыгым позициясе буенча бүленгән. Төзәтмәләрнең икенче блогы (алар дүрт) 2025 елның 1 гыйнварыннан сыра, алкоголь һәм дизель ягулыгына акцизларны арттыру өлешендә РФ Салым һәм бюджет Кодекслары үзгәрешләренә бәйле. Тагын 16 төзәтмә аерым норматив хокукый актлар кабул ителүгә һәм бюджет ассигнованиеләрен аларны арттырмыйча гына төгәлләштерүгә бәйле рәвештә кертелә. Тәкъдим ителә торган төзәтмәләр нәтиҗәсендә 2025 елга республика бюджеты керемнәренең гомуми күләме 472 млрд сумнан артып китәчәк, чыгымнар күләме – 485,6 млрд сум».
Комитет төзәтмәләр таблицасын хуплады һәм Дәүләт Советына «2025 елга һәм 2025 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проектын икенче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.
Комитет шундый ук карарны «2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча кабул итте, аның төзәтмәләре турында фонд җитәкчесе Алсу Мифтахова хәбәр итте. Барлык төзәтмәләрне исәпкә алып, 2025 елга фонд керемнәре 93,6 млрд сум күләмендә планлаштырыла, 2026 елга – 100,9 млрд сум һәм 2027 елга – 107,8 млрд сум. «Чыгымнар тулы күләмдә керемнәргә туры килә», – диде ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat