Новосибирск өлкәсенең Коченево бистәсендә ун хәрби хәрби частьтән качкан. Коченево районы башлыгы Евгений Антипов Telegram-каналында шул хакта хәбәр итте.
«Эчке эшләр министрлыгының Коченево районы буенча бүлеге мәгълүматларына караганда, ун кеше Коченево эшчеләр бистәсендә урнашкан часть территориясеннән чыгып киткән. 30 минут эчендә алар таксида Коченево эшчеләр бистәсе территориясеннән чыккан», — дип язган ул.
Ул билгеләп үткәнчә, качып китүчеләр район территориясендә җинаять кылмаган. Аларның дүртесе тоткарланган инде, дип яза «Татар-информ».
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat