Бюджетка авыр йөк булып төшә торган чара бу, дигән Россия вице-премьеры.
Россия Федерациясе Министрлар Кабинеты ташламалы яңа ипотека программаларын әлегә эшләми. Вице-премьер Марат Хөснуллин “Отрытый диалог” барышында шул хакта белдергән, дип яза “ТАСС”.
Аның искәртеп үтүенчә, хәзерге вакытта илдә гаилә ипотекасы, IT-белгечләр өчен ипотека, авыл ипотекасы гамәлдә булып килә.
“Бюджет өчен авыр йөк булып төшкәнлектән, башка программалар эшләмибез әле. Инфляция һәм ставканың кимүен көтәбез”, – дигән вице-премьер.
“Ипотека мәсьәләсе төптән уйлап каралачак. Ел йомгаклары буенча бу өлкәдә нинди вазгыять урнашуын һәм киләсе елга планнарны караячакбыз”, – дип билгеләп үткән Хөснуллин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat