Гаилә ул – …
Сергей Никитин (ир, әти):
… тормыш
Екатерина Никитина, (хатын, әни):
… балалар
Илья (ул)
… җылы йорт
Серафима (кыз):
… таяныч
Матвей (ул):
… зур бүләк
Николай (ул), 2,5 яшь
Мамадыш районының Пойкино авылында гомер итүче бу гаилә безне шаккатырды. Алар райондагы удмурт халкының традицияләрен, мәдәниятен, тарихын саклау һәм яңарыш фондын җитәклиләр. Гаилә башлыгы – элемтәгә керми башлаган хәрбиләрне эзли торган «Улзытон» төркеме җитәкчесе дә. Без Екатерина һәм Сергей Никитиннар белән гореф-гадәтләрне, телне саклау, башкаларга ярдәм итү, милләтнең дәвамчылары булган балалар тәрбияләү хакында сөйләштек.
ГАИЛӘ
Сергей соңарып өйләнә. Бәхете көтеп торган диярсең! Үзеннән 16 яшькә яшьрәк Екатеринаны очрата ул. Инде дәүләт эшеннән арып киткән вакыты була. Гаилә коргач, Сергей, Чаллы шәһәрен калдырып, туган авылына кайтып урнаша.
– Әти-әнием күптән мәрхүм инде. Туган йортым 20 елдан артык буш торды. Өебезне яңартып, Екатерина белән яши башладык. 24 яшендә генә булса да, акыл кергән иде инде аңа. Мин, Катяның төпле сүзләрен ишетеп, таң калдым. Авыл җирен яратуы тагын да сөендерде. Мин дәүләт эшләреннән арып ял итим дисәм, ул шәһәр шау-шуыннан туйган иде, – дип сөйли Сергей. – Бер-беребезне бер күрүдә яраттык. Чиркәүгә барып никахлаштык. Бер-бер артлы балаларыбыз туды. Екатеринаның улы Даниил инде зур, аңа 21 яшь. Бик мөстәкыйль бала. Ул да үземнеке инде. Бик яратып үстердек. Уртак сабыйларыбызны да ярату белән тәрбиялибез. Үзебез дә биш бала үстек. Әнием Зоя Татарстанның атказанган укытучысы иде. Ул 44 ел балаларга удмурт телен укытты. Әтием Николай урманчы иде. Кордонда үскән балалар без.
Никитиннар гаиләсе бөтен бәйрәмнәрдә дә актив катнаша икән. Район гына түгел, республика, хәтта Россия күләмендә үткән милли чараларда Татарстан данын яклыйлар. Сергей – Мамадыш районында яшәүче удмуртлар автономиясе җитәкчесе дә әле. Хатыны Екатерина удмурт халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, телен саклауга өлеш кертә. Ул, авыл балаларын җыеп, төрле түгәрәкләр уздыра икән.
– Авылыбыз халкының 15 проценты – татарлар. Бер-беребезнең гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп, бик дус яшибез. Аеруча бәйрәмнәр бик күңелле уза. Туганнар кайта, рәхәтләнеп күңел ачабыз. Акашка бәйрәмен балалар да көтеп ала. Ала гынамы, оештыру эшләрендә башлап йөриләр инде хәзер. Ул Пасха бәйрәмен дә хәтерләтә. Элек аны берәр атна билгеләп узганнар. Акашкада пычрак эшләрне, җир эшен башкарырга ярамаган. Ул көнне йола буенча йорт саен йөреп чыгалар. Безнең балалар бик көтеп тора бу көнне. Акашкада дога кылып, ата-бабаларны искә алып, йола ашлары уздыралар. Бу көннән соң чәчүгә чыгалар, – ди Сергей.
Бәйрәмгә кадәр өйләрне юып бизәп куялар. Ишек башларына, яман көчләрдән саклану өчен, артыш ботаклары кыстырып чыгалар. Пәнҗешәмбе иртән бу ботакларны ишегалдына алып чыгып яндыралар да, алар аша өч тапкыр сикереп, удмурт мифологиясендә югары Алла саналган Иньмардан сәламәтлек һәм муллык сорыйлар. Бу көнне һәр йортта вафат булган әби-бабайларны искә алу мәҗлесе оештырыла. Шимбә мунча ягыла. Якшәмбе көне Акашканы билгеләп үтәләр.
– Ул көнне учакта каз яки үрдәк ите белән ботка пешерелә. Урамга зур итеп мич ясап куйдык. Бәйрәмнәрне бөтен авыл белән бергәләп үткәрәбез, – ди Сергей.
Туганнар белән бергә зиратка бару гадәте дә бар. Сергейның биш туганы да исән-сау. Бергә җыелганда, туган нигезләре балачактагы кебек гөрләп тора.
Удмурт халкының кыз урлаганын белгәнгә күрә, бу хакта да сорашам. Сергей елмаеп ук җибәрде.
– Өйләнүнең бөтен яме шунда инде. Институтта укыганда, бензин ташый торган машинага утыртып, дус егетләргә Түбән Очадан кызлар урлый идек. Бер йола инде ул. Безнең авылда урлап өйләнмәгән кеше юк. Әнине дә урлаганнар. Аллага шөкер, бик матур яшәделәр. Андый никахлар ныграк та була әле ул, – ди Сергей.
Гаилә башлыгының Ватан хакына башкарган зур эше бар. Ул махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләрне туган якларына алып кайту белән шөгыльләнә башлаган.
– Көтмәгәндә килеп чыккан эш булды ул. Туганым килеп керде. Госпитальдәге улымны алып кайтырга ярдәм итүемне үтенеп сорады. Ничек инде баш тартасың? Туганыма «юк» дия алмадым. Бергәләп юлга кузгалдык. Егетне Ростовта эзләп табып, госпитальдән алып чыктык. Алып кайтып җирләдек. Ике көннән, ярдәм сорап, Пичугиннар гаиләсе килде. Хатыным да: «Булыш инде, Сергей», – диде. Тагын юлга кузгалдык, – ди ул. – Бөтен Россия буйлап егетләребезне эзли башладык. Яныма бик күп әниләр елап килде. Бөтенесенә ярдәм итәргә тырышам.
Анда буш кул белән йөрми Сергей, егетләргә ярдәм дә алып бара. 4 машина, 15 миллион сумлык җиһазлар, 20 тонна күчтәнәч алып барган ул.
ТЕЛ
Сергей әйтүенчә, удмуртлар гына түгел, һәр милләт үз телен саклар өчен тырышырга тиеш.
– Пойкинодагы мәктәп бинасында райондагы удмурт халкының традицияләрен, мәдәниятен, тарихын саклау һәм яңарыш фондын булдырдык. Авылдан ерак түгел Келәүш авылы бар. Балалар шунда укый. Мәктәптә дә удмурт теле дәресе керә, – ди Сергей. – Әгәр син әби-бабаңны белмисең икән, киләчәгең юк. Безнең балалар да бергә күбрәк русча сөйләшә. Авылда да русчага күчүче күп. Әмма бергә җыелганда гел удмуртча сөйләшәбез. Гаиләбездә башка тел юк. Үзебез белгәне балаларга өйрәтеп калдырырга кирәк. Әгәр шуны эшли алсак, милләт өчен күңел тыныч.
РУХ
«Яшәү көчен туган яктан алам», – ди Сергей. Тиктомалдан гына әйтелгән сүзләр түгел бу.
– Мин өйдә туганмын, кендек бавым авылда күмелгән. Әнә шуңа туган нигез үзенә тартып кайтарды да инде мине. Катя да авылга кайтуга каршы булмады, – ди Сергей. – Рәхәт яшәп ятабыз. Гомер бушка узмый, халкыма хезмәт итәм. Гаиләбез белән удмурт милләтен саклауга өлеш кертәбез. Махсус хәрби операциядәге егетләргә һәм аларның гаиләләренә булыша алуыма сөенәм. Монда тыныч кына яшәү егетлек булмас иде. Илләр тынычлансын да, һәр кеше үз гаиләсе белән бәхетле яшәсен иде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat