«Җылы оя» бәйгесенә килгән язма: «10 баланы берүзе кеше итте»

Минем әнием Мөгаллимә Хаҗиәхмәтова (Фәсхиева) 1911 елның 19 гыйнварында Чистай өязе Карамыш авылында дөньяга килә. Әтисе – шул авылның имамы Хаҗиәхмәт Авзалетдинов, әнисе Фатыйма исемле. Әниемнең сөйләве буенча, аның балачагы, үсмер еллары Чистай өязенең Тубылгы Тау авылында уза.

Егерменче еллар азагында Совет хөкүмәте дин әһелләрен сөргенгә җибәрә башлый. Хаҗиәхмәт Хаҗи, кызларын үзе белән сөрмәсеннәр дип, аларны төрле төбәкләрдәге танышларына кияүгә бирә. Аның Мамадыш кантонындагы Ак Чишмә авылындагы танышы үз авылларыннан 1860 нчы еллар тирәсендә шул авылга имам булып урнашкан Фәсхетдин мулла була. Ак Чишмәдән 10 чакрым ераклыкта урнашкан Түбән Ушма авылында аның Зәкия исемле кызы абыстай булган. Ире Галәветдинов Мөгыйн – шул авылның бер мәхәлләсе мулласы. Мөгаллимәне 1928 елда, димләп, Ак Чишмә авылындагы Фәсхетдин мулланың олыгаеп килә торган Исхак исемле улына кияүгә бирәләр. Ул вакытта Исхакка – 33, Мөгаллимәгә 18 яшь була. Булачак әтиебез Исхакның соң өйләнүенең сәбәбе – аны 1919 елда Кызыл Армиягә алып, 2 нче укчы Татар бригадасында кызылармияче итүләрендә. Ул 1926 елга кадәр хезмәт итә. Бригада белән Казаннан Урта Азиянең Ош шәһәренә кадәр барып җитә. Урта Азиядә соңгы басмачыларны тар-мар иткәч, Ак Чишмә авылына кайта.

1929 елдан Исхак белән Мөгаллимәнең тормыш юллары башлана. Ул 24 ел дәвам итә. Әти 1952 елның 25 июлендә вафат була. Үзеннән соң дүрт почмаклы, салам түбәле, дүрт тәрәзәле йорт, агачтан буралган амбар, такта сарай, берничә сарык, тавык, бер сыер, әни карамагына 10 бала калдырып китә.

Әти 1930 елдан 1952 елга кадәр Ак Чишмә авылында оешкан «Кызыл Чишмә» колхозында гади колхозчы да, аның рәисе дә булып эшли. Әни – колхозчы. Артык баеп китә алмыйлар. Чоры шундый була! Әти эшләгән вакытта – 1939 елда – «Кызыл Чишмә» колхозы Мәскәүдә ачылган Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең Мактау китабына кертелә. Бу – һәр гектар сөрү җиреннән уртача 12,35 центнер уңыш алган өчен.

Ул вакыттагы 5 балалы гаиләгә моның сизелерлек файдасы булмый.

Нинди генә авыр еллар булса да, әти белән әни бер-берсен хөрмәт итеп, яратып яшәгәннәр. Барына шөкер итеп, буласына өмет итеп, Аллаһы Тәгаләгә таянып. Моның нәтиҗәсе: 23 ел бергә яшәү дәверендә гаиләдә 10 балага гомер бүләк иткәннәр, күпсенмәгәннәр.

Әти мәрхүм булганда, ялгыз ана карамагында ун бала кала! Олысына – 22 яшь, кечесенә 6 ай! Хәзерге, бүгенге көннәргә карасаң, чәчең үрә торырлык! Әнием 10 баланы ашатып-эчертеп, юындырып, киендереп үстерде. Кеше итте. Берүзе колхозда  таякка эшләде. Бер хезмәт көненә 100 әр грамм ашлык бирәләр иде. Анысын да көз көне аласы.

1953 елда «Герой ана» исеме бирелде, медаль белән бүләкләнде. Ләкин хөкүмәт тарафыннан бернинди сизелерлек ярдәм булмады. 10 баланы ашатырга-эчертергә, киендерергә күпме чыгым кирәк бит югыйсә! Уйларга да куркыныч заманда әнием, уфтанмыйча, язмышыннан зарланмыйча, елаган вакытта да безгә күз яшьләрен күрсәтмичә, бер Аллаһы Тәгаләгә таянып яшәде. Безне дә шуңа өйрәтте.

Ун баланы атна саен юындырырга кирәк. Мунча дигән әйбер ул вакытта һәрбер йортта да юк иде. Суны ярты чакрым ераклыктагы чишмәдән ташыйсы. Ягарга утыны кирәк. Кирәк тә кирәк! Бирүче юк! Авылдагы әти ягыннан туганнардан бернинди ярдәм күрмәдек. Ярый әле әни ягыннан туганнар Үзбәкстанның Ташкент өлкәсендәге Янгиюль шәһәрендә яшәделәр. Анда иркенрәк иде. Ай саен икешәр 10ар килограммлы посылка җибәрәләр иде. Әнигә, гаиләгә азык-төлек, чәй, шикәр, лимон, йөзем, алма, конфетлар. Урын-җир ясарга, безгә кием тегәргә мануфактура, мамык килеп торды 1955–1965 елларда. Әнинең «Зингер» машинасы бар иде. Ул шунда төннәрен безгә өс киемнәре, урын-җир текте. Без дүртенче классны бетергәнче, аннан соң да әле кибет, фабрика киеме кимәдек. Әниебез кулдан килгән кадәр безне ач-ялангач йөртмәде. Безнең иптәш малайлар кебек киенәсе килгән чаклар да була иде, билгеле.

Без мәктәптә укыган елларда, август аенда әни бер тапкыр Казанга барып кайта иде. Авыл халкыннан берсен 3 тиеннән йомырка җыеп, аны кәгазьгә төреп, фанер чемоданга тутырып, Казанның Чехов базарына алып бара. Аларны саткан акчага безгә мәктәпкә барырга кием, китап-дәфтәрләр алып кайта. Ләкин безнең хөкүмәтебез андый эшләргә бик җитди карый иде. Кайтуының икенче көнендә үк участковый милиционер капитан Гыймранов килеп җитә иде. «Син, мишәр хатыны, спекуляция белән шөгыльләнмә. Авыл кешеләрен намаз укырга, дини бәйрәмнәр үткәрергә өндәмә», – дип кисәтү ясап китә. Рәхмәт аларның катырак чаралар күрмәгәннәренә! Ярдәм итү турында сүз дә юк инде.

Әниебезнең безне иркәләп, матур сүзләр әйтеп, төчеләнеп утырган чакларын хәтерләмим. Ул безгә үзенең эше, тормышы, дөньяга карашы белән үрнәк булды. Бары тик үзеңә таянырга, дөньяда тормыш иткәндә начарлыклар эшләмәскә кирәген, соңыннан тәүбә итүнең файдасыз икәнен аңлатып, уфтанмыйча, зарланмыйча, Аллаһы Тәгалә язган язмышыңа таянып яшәргә өндәде.

Әниемнең 75 яше тулган көне хәтеремдә. 1986 елның гыйнвар аенда, әнинең соравы буенча, аны Ташкентка туганнарга алып барырга юлга чыктым. Казаннан Ташкентка «Ил-18» самолетында 4 сәгать очрга тиеш идек. Нигәдер самолет ул кичне оча алмады. Безне Казан шәһәренең аэропорт кунакханәсенә кунарга керттеләр. Шунда миңа регистратурада утыручы ханым: «Әниеңә бүген 75 тула. Аны күтәреп кенә йөртергә кирәк!» – дип кисәтү ясады. Кунакханә өчен түләү алмады. Ә мин дөнья мәшәкатьләре белән аны искә дә алмаганмын! Әни үзе әйтмәде. Ул шундый иде. Мин 75 яшемне 75 кеше чакырып үткәрдем. Балалар тырышты. Әниемә бу язмалар дога булып барып ирешсен! Әнием минем өчен бу дөньяда әни дә, әти дә, бабай да, әби дә булды. Чөнки ул берүзе иде! Безнең янда әти ягыннан да, әни ягыннан да әби белән бабай булмады. Әниебезгә бик зур рәхмәт!

Әнием 1996 елның 30 апрелендә Кама Аланы бистәсендә Илсөяр апа фатирында аның кулында вафат булды. Гомеренең 8 аен ул апаларда торды. Ак Чишмә авылыннан 1995 елның август аенда киткән иде.

Вафат булганда әниебезгә 85 яшь ярым иде. Ак Чишмә авылы зиратына күмелде. Әниемнең тормыш юлы турындагы мәгълүматларны Мамадыш шәһәренең туган якны өйрәнү музеена тапшырдым. Киләчәктә анда аналарга багышланган бүлек оештырылачагына ышанам.

Әниебез Мөгаллимәнең һәм әтиебез Исхакның нәсел дәвамчылары – 15 оныгы, күп кенә оныкчыклары хәзерге көндә Мәскәүдә, Казанда, Ташкентта, Белгородта, Мамадыш, Кукмара, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә, дөньяның башка күп кенә төбәкләрендә яшиләр.

Камил  Фәсхеев.

Мамадыш районының «Мамадыш совхозы» бистәсе

Фотода: әтиебез Исхак Фәсхетдин улы (1886–1952), әниебез Мөгаллимә Хаҗиәхмәт кызы (1911–1996).

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү