Биш ел эчендә – 500 катнашучы, 50 концерт, 25 клип. «Балачак җыры» Халыкара балалар җыры бәйгесе беренче кечкенә юбилеен үткәрде. Шул уңайдан «ШАЯН ТВ» балалары һәм «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре җырлар белән үрелеп барган театраль тамаша әзерләде. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бер кичкә тылсымлы балалар дөньясына әверелде.
«Балачак җыры» бәйгесе Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Бәйгенең биш еллык казанышлар багажы белән мактанырлыгы бар. Комиссия Рәисе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов «Балачак җыры»н юбилее белән котлады һәм аның әһәмиятен билгеләп узды.
– Без бүген күңелле балачак дөньясында кунакта. Искиткеч күңел халәтендә. Бәйгене оештыручы «ШАЯН ТВ» каналы тәүлек әйләнәсенә татар телендә балаларыбызның, милләтебезнең киләчәге өчен хезмәт итә. «Балачак җыры» бәйгесен һәм аның нәтиҗәсен бик уңай бәялибез. Елдан-ел яңа талантлар барлыкка килә, бәйгегә кызыксыну артканнан-арта. Нинди сәләтле, көчле рухлы безнең балалар һәм нинди әдәбиятлы, мираслы безнең татар халкы! Бу халык белән әллә нинди җиңүләргә ирешеп була. Шуңа күрә «ШАЯН ТВ» каналына һәм бүгенге балаларга, аларның әти-әниләренә һәм мөгаллимнәренә милли җанлы булулары өчен ихластан рәхмәт! – диде ул.
Шулай ук Марат Әхмәтов «Сәйлән» фестивале җиңүчеләренә акчалата бүләкләр тапшырды. Биектаудан Амелия Феофанова гран-прига лаек дип табылды.
«Балачак җыры» сыйфатлы татар балалар җырын популярлаштырырга ярдәм итә. «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов сүзләренә караганда, бәйгедәге җырлар бүген балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә дә яңгырый.
– «Балачак җыры» бәйгесенең нәтиҗәсе бик зур. Чөнки әле берничә ел элек кенә балалар өчен язылган татар җырлары да, аларның жанрлары да бик аз иде. Хәзер исә балалар җырларына байый башладык, төрле жанрларда йөзләгән җырлар иҗат ителеп, җыентыкларга әверелде. Бүген алар мәктәпләрдә, балалар бакчаларында таратыла. Яңа буын балалары аерылып тора, алар – һәрвакыт гаджетларда, интернетта. Без аларга татар телен, татар мәдәниятен, татар дөньясын җиткерүнең кирәкле алымнарын һәм ысулларын табарга тиеш, – диде Илшат Әминов.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat