16-18 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге 400гә якын эре татар эшмәкәре катнашында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XVII форумын оештыра. Форумда Россиянең 60 төбәгеннән һәм 14 чит илдән вәкилләр катнашуы көтелә. Башка еллардан аерамлы буларак, быел форумда Татарстан эшмәкәрләре дә катнашачак.
– Җыенның төп максаты – дөньяның төрле почмакларында яшәүче татар эшмәкәрләрен бер мәйданга туплау. Алар барысы да бүген Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшләп килүче татар оешмаларының эшчәнлеге белән бәйле. Төбәкләрдә һәм чит илләрдә татар хәрәкәтендә булган эшмәкәрләрне бер-берсенең уңай тәҗрибәсе белән уртаклашыр, үзара элемтәләрне булдырыр, яңа эш алымнарын аңлату өчен туплыйбыз, – диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.
Өч көнлек форум программасында катнашучылар өчен Менделеевск районының сәнәгать объектлары һәм предприятиеләренә бару планлаштырылган. Ни өчен нәкъ менә әлеге шәһәр сайланган, дигән сорауга Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов менә нәрсә дип җавап бирде:
– Соңгы елларда Менделеевск бик нык үсә. Яшәү шартларын үзгәртү юнәлешендә дә, икътисадый яктан да, мәгариф һәм инвестицияләр җәлеп итү буенча да шәһәр үсә. Аңа ел саен зур күләмдә финанс ярдәме күрсәтелә. Биредә без берничә зур объектны һәм эш алымын күрсәтергә телибез. Аның берсе – “Аммоний” оешмасы. Биредә аның эшләү шартлары, җитештергән продукциясе белән танышырга мөмкинлек булачак. Икенче максатыбыз – Менделеевск кебек кечкенә шәһәрләрдә торгынлык, экология, инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләрен хәл итү юллары турында сөйләшү. Әйтик, бүген алар кеше капиталын, инвестицияләр җәлеп итү, экология, туризмны үстерү кебек проблемаларны хәл итү белән ныклап торып шөгыльләнә. Моннан тыш, Менделеевскта “Өй янында эш” дигән бик кызыклы проект тормышка ашырылып килә.
Димәк, биредә читтән килгән кунакларга күрсәтер әйберләр күп булачак.
– Мин бу мәсьәләгә тагын да киңрәк карар идем, – диде Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев. – Татарстанда Казан, Чаллы һәм Әлмәт агломерациясе төзелә. Менделеевск Чаллы агломерациясенә карый. Зур сәнәгать зоналары булган әлеге шәһәрләр өчен туристлык индустриясен үстерү, кеше капиталын саклау, инвестицияләр җәлеп итү һәм яшәү өчен уңайлы шәһәр мохите тудыру бурычы куелган. Без менә шушы юнәлештә эшлибез. Шушы күзлектән чыгып караганда безнең Менделеевскка баруыбыз юкка түгел.
Форум кысаларында Бөтендөнья Татар конгрессының Милли шура утырышы да узачак. Биредә узып баручыга елга йомгак ясап, киләсе елга планнарны билгелиячәкләр.
– Һәр милләтне шәхесләр билгели. Бөтендөнья Татар конгрессының Милли шурасы тарафыннан 2024 ел “Шәхесләр елы” дип игълан ителгән иде. Бүген татар хәрәкәтендә булган эшмәкәрләрне туплар өчен тулы бер нигез бар, – диде Данис Шакиров.
Форум 18 ноябрьдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашындагы пленар утырыш белән төгәлләнәчәк.
Форумның узган еллар нәтиҗәләренә килгәндә, оештыручылар аның төп бурычын акчага әйләндереп калдыру түгел, диделәр.
– Безнең өчен төп күрсәткеч – эшмәкәрләрнең үз илләрендә татар дөньясына керткән өлешләре. Татарлар өчен бик күп эшләр эшләгән Пенза өлкәсе эшмәкәре Ренат Әбүзаров бервакытта да инвестицияләре турында сөйләмиячәк. Чөнки аның өчен үзен күрсәтү беренче бурыч түгел. Чынлыкта форумның әһәмияте дә, татар дөньясына керткән өлеше дә бик зур, – диде Данис Шакиров.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat