Бүген – Бөтендөнья шикәр чиренә каршы көрәш көне. Республика Иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге белгече “Татар-информ” хәбәрчесенә шикәр чире килеп чыгу куркынычын киметү юллары һәм чир билгеләре турында сөйләп үткән.
Шикәр чире хроник чир булып тора. Ашказаны асты бизе инсулинны җитәрлек дәрәҗәдә эшләп чыгармаганда яисә организм бу инсулинны дөрес кулланмаганда барлыкка килә. Инсулин – глюкозага каннан күзәнәкләргә эләгүенә (анда энергия сыйфатында кулланыла) ярдәм итәрдәй гормон.
Бу чирне вакытында ачыклау – чиктән тыш мөһим. Юкса бик җитди өзлегүләргә китерергә мөмкин. Әмма диабет “яшертен” генә барлыкка килә, шуңа күрә кайберәүләр, җитди билгеләре барлыкка килгәнче, аның пәйда булуын белми.
Шикәр чиренең иң киң таралган билгеләре:
– Аеруча төнлә еш сидертү. Кандагы глюкозаның югары дәрәҗәдә булуы, аны сидек белән бергә организмнан чыгару өчен, бөерләрне бик нык эшләргә мәҗбүр итә.
– Нык сусау. Еш сидертү сәбәпле. организм югалган сыеклыкны торгызырга омтыла.
– Ябыгу. Глюкоза күзәнәкләргә эләгә алмаганлыктан, организм энергия сыйфатында май һәм аксымнардан файдалана башлый, бу исә ябыгуга китерә.
— Тиз алҗу, хәлсезләнү. Глюкоза җитмәү хәлсезлеккә, тиз талчыгуга китерә.
– Күзләрнең начар күрә башлавы. Глюкозаның югары дәрәҗәдә булуы, күзләрдәге кан тамырларына зыян салып, начар күрүгә китерә.
— Тәндәге яраларның озак төзәлүе. Канда шикәр микъдарының күп булуы, кан әйләнешен начарайтып, яра төзәлүгә тоткарлык ясый.
— Инфекцияләргә бик тиз бирешүчәнлек барлыкка килү. Канда глюкозаның югары дәрәҗәдә булуы, иммунитетны какшатып, организмның инфекцияләргә бирешүчәнлеген арттыра.
— Тамак ачыгу. Ябыгуга карамастан, тамак тиз ачыга, чөнки глюкоза күзәнәкләргә эләкмәгәнлектән, организм күбрәк энергия таләп итә.
— Кул-аякларның оюы яки чәнчүе. Канда глюкозаның югары дәрәҗәдә булуы нерв күзәнәкләренә зыян салырга, бу исә ою яки чәнчүгә китерергә мөмкин.
— Тән тиресе кычыту. Канда шикәр микъдарының зур булуы тәннең, кибеп, кычытуына китерергә мөмкин.
Белгечләр басым ясап әйткәнчә, мондый билгеләр пәйда булуга, табибка күренергә кирәк.
Шул ук вакытта шикәр авыруы килеп чыгу куркынычын киметергә мөмкин.
Моның өчен дөрес тукланырга:
— май, аеруча терлек мае, шулай ук шикәр кулланмаска;
— катлаулы углеводлар – крахмалдан торган продуктларны, сөт ризыкларын саклык белән генә кулланырга;
— калориясе аз булган продуктлар – суга һәм клетчаткага бай булган яшелчәне бернинди чикләүсез кулланырга;
— балык һәм үсемлек маен ешрак кулланырга;
— кан басымы югары булган кешеләргә – тозны көненә күп дигәндә 5 грамм гына кулланырга;
– хәмер һәм тәмәкедән баш тартырга;
— түбән калорияле диеталар тотмаска, ач тормаска.
Моннан тыш шикәр чирен булдырмас өчен, организмга көч китермичә генә, физик күнегүләр ясау, күбрәк хәрәкәтләнү, стресстан качарга тырышу мөһим.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat