Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда бер эшсезгә 12 эш урыны туры килә. Бу хакта “РОСТКИ” халыкара форумында Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.
“Татарстанда гомуми эшсезлек дәрәҗәсе – 1,8 процент, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе исә 0,16 процент тәшкил итә. Министрлык мәгълүматларына караганда, республикада бер эшсезгә 12 эш урын туры килә. Барлыгы 44 мең эш урыны бар”, – диде министр халыкара форум кысасында узган фәкыйрьлекне бетерү мәсьәләләренә бәйле утырышта.
Эльмира Зарипова әйтүенчә, быел эшсезлек чоры уртача 106 көн дәвам итә. “Чагыштыру өчен, 2019 елда гражданнар мәшгульлек үзәкләрендә уртача 124 көн исәптә торган”, – диде ул.
Бу елның сигез ае нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда уртача хезмәт хакы – 70,7 мең сум. Ил күләмендә әлеге күрсәткеч – 83,6 мең сум.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat