Казанда БРИКС илләре студентлары катнашында XVII Халыкара олимпиада тәмамланды

Казанда БРИКС илләре студентлары катнашында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча XVII Халыкара олимпиада тәмамланды. Җиңүчеләрне Татарстан Милли китапханәсендә бүләкләделәр.

Олимпиадада Татарстандагы мөселман уку йортлары студентлары, шулай ук Азәрбайҗан, Казахстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Үзбәкстан илләреннән килгән студентлар көч сынашты. 2008 нче елдан бирле үткәрелә торган олимпиадада быел беренче тапкыр БРИКС илләре әгъзалары һәм партнерлары катнашты. Төгәлрәк әйтсәк, Иран, Һиндстан, Төркия вәкилләре.
Коръән уку белән ачылган тантанада тәбрикләү сүзләре белән Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул әлеге олимпиаданың мөһимлеге турында сөйләде һәм аның никадәр масштаблы булуын билгеләп үтте. «Кызганыч, олимпиада җиңүчеләре арасында БДБ илләре әлегә аз. Бу югары уку йортларында начар укыталар дигән сүз түгел. Миңа калса, безгә ислам югары уку йортлары ассоциациясе төзергә, ел дәвамында сораулар әзерләү методикасын булдырырга кирәк. Шулай итеп барлык катнашучылар да тигез шартларда булачак. Шуңа күрә киләсе олимпиадага иртәгә үк әзерләнә башларга кирәк», – диде ул.
Халыкара олимпиада оештыручылары – Россия ислам институты, Мөхәммәд бен Зайда исемендәге гуманитар фәннәр университеты һәм Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды.

Сүз уңаеннан, бүләкләү тантанасында Мөхәммәд бен Зайда исемендәге гуманитар фәннәр университетының ислам фәннәре факультеты деканы, доктор Йосыф Умар да катнашты. Аның сүзләренчә, университет ректоры алга таба да бу олимпиадага һәм башка чараларга ярдәм итәчәген белдерде.

Олимпиада дин нигезләре, ислам хокукы (хәнәфи мәзһәбе), ислам хокукы (шәфигый мәзһәбе), гарәп теле номинацияләре буенча уздырылды. Барлык биремнәр дә тест рәвешендә язмача узды. Моннан тыш, гарәп теле конкурсында катнашучылар гарәп теле буенча сөйләм күнекмәләрен дә күрсәтергә тиеш иде. Яхшы нәтиҗәләр күрсәткәнәргә диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Катнашучыларны шулай ук РИИ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшиннан һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшиннан махсус призлар белән бүләкләделәр.

Россия ислам институтының уку-укыту бүлеге җитәкчесе Нәзирә Гыйззәтуллина сүзләренә караганда, әлеге олимпиада башта Россия Федерация кысаларында гына узган. Хәзер инде масштаблар киңәйде.» Быел БРИКС илләре вәкилләре катнашында олимпиаданы оештырырга булдык. Биремнәргә һәрбер илдән килгән остаз жюри составында үзенең бәясен бирде. Шуңа күрә бу бик дөрес, объектив бәя дип саныйбыз. Алга таба олимпиада географиясен тагын да киңәйтергә уйлыйбыз. Һәм максат дигәннән, бу башка уку йортлары, башка илләр белән бергә эшләрне оештыру, укучыларның белемнәрен тикшерү һәм теләктәшлек итү, вузлар һәм илләр арасында дус-тату яшәү».

Казан ислам университетының дүртенче курс студенты Динара Илалова олимпиадада өченче тапкыр катнаша. «Тәүге тапкыр Бөтенроссия олимпиадасында катнашып, өченче урын алган булсам, аннан соң Республика олимпиадасында икенче урынга лаек булдым. Быел исә Халыкара олимпиадасында катнаштым. Сораулар катлаулырак иде, чөнки алар гарәп телендә иде», – диде ул.

Диана КАРПОВА, КФУ студенты

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү