Трамп Мәскәүгә мат куярга булышырмы?

Соңгы ун көндә Америкада администрация алышыну уңаеннан глобаль сәясәттә курку һәм өмет чиратлашуыннан торган хисләр өстенлек итә. Мәгълүмат кыры шуңа бәйле чын һәм ялган хәбәрләр белән тулган. Фейклар да аерым бер максат белән таратыла, билгеле.

Россиялеләрне Трампның 24 сәгать эчендә Украина – Россия бәрелешен туктатырга биргән вәгъдәсе кызыксындыра. Күпчелек Трамп Мәскәүнең Киевка мат куюына булышыр дип өметләнә. Моның өчен күп кирәкми дә кебек. Вашингтонның Киевка хәрби ярдәм күрсәтүне туктатуы да җитә. Россиядән өлешчә булса да санкцияләр дә алыныр дигән өмет тә юк түгел. Монысына да рациональ җирлек бар, чөнки тыюлар бер безгә генә түгел, Көнбатышка да сизелерлек зыян сала.

Шушы урында өметләрне читкә куябыз да, әйдәгез, мәсьәләгә аек караш ташларга тырышабыз. Трамп – магнат һәм ул, һичшиксез, магнатлар корпусының мәнфәгатьләрен алга сөрәчәк. Аның җиңүен дә нәкъ менә шул финанс олигархиясе билгеләде, Америка халкы түгел. Сүз уңаеннан әйтик: американнар 5 ноябрь көнне Трампны сайламады, Трампны сайлаучыларны сайлады. Формаль рәвештә Америкада әле сайлау төгәлләнмәгән. Сүз дә юк, Трамп файдасына төгәлләнәчәк ул, әмма яңа Президентның дүрт еллык сроктагы сәясәте сайлауга соңгы нокта куйганчы хәл ителә. Аны Президент командасының кемнәрдән торуын карап чамалап була.

Бу юллар язылганда, Дәүләт департаментының төп фигурасы – дәүләт секретаре мәгълүм инде. Марко Рубио – кайчандыр Трампны нык тәнкыйтьләгән, аңа каршы көрәшкән шәхес хәзер АКШның тышкы сәясәтен билгеләячәк. Ул «карчыга» буларак билгеле, ягъни хәрби куәткә корылган тышкы сәясәт тарафдары. Россия өчен бер уңай ягы бар: Украинага хәрби ярдәм күрсәтүне туктатуны яклый. Әмма дә ләкин Кытайның дошманы. Тагын стратегик яктан мөһим берничә урынны биләүчеләр исемлеге хәл ителде. Алар барысы да нигездә Күк асты иленең дошманнары. Шул исәптән Иранны авызлыкларга теләүчеләр.

АКШ тышкы сәясәтенең алдагы 4 елга контурлары шәйләнә, дип әйтә алабыз. Яңа команданың Израильне яклаучылардан торуын да әйтеп үтәргә кирәк. Төп фигураларның берсе – гыйбри миллиардеры Говард Лютник. Россия Кытай – Иран күчәрендә әйләнә һәм рәсми рәвештә Израильнең Якын Көнчыгыштагы сәясәтенә каршы чыга. Яңа командага бу ошамаячак. Трамп Россия файдасына нидер эшли икән, бушка түгел, тышкы сәясәттә Вашингтон файдасына җитди борылышлар хакына гына. Орбитага чыккан сәясәтчеләр Бжезинский һәм Киссенджерларның Россия – Кытай аркадашлыгына юл куярга ярамый дигән васыятен тормышка ашырырга омтылачак.

Пекинда яңа лидерның тышкы сәясәтен шунда ук чамалап алдылар. Компартия Үзәк Комитеты 6 ноябрь көнне утырышка җыелды һәм, Трампка якынаю өчен, Илон Маскны файдаланырга дигән карарга килде. Маскның Күк асты илендә зур бизнесы бар, Кытай җитәкчелеге белән дус һәм яңа администрациядә өр-яңа вазыйфага да ия булды: Дәүләт идарәсе нәтиҗәлелеге департаментын җитәкләячәк. Әмма Кытай белән АКШ каршылыгы – котылгысыз каршылык ул. Пекин тарафыннан җитди компромиссларсыз гына хәл ителмәячәк. Трамп сайлау алды вәгъдәләрен үтәсә, кытай икътисадын авыр көннәр көтә. Пекин АКШның яңа лидерын тыңларга тырышыр кебек, чөнки соңгы көннәрдә Америка нефтен сатып алуны кискен арттырдылар. Кушма Штатлар – бүген дөньядагы иң күп нефть чыгаручы ил. Трамп җитәкчелегендә алар яңа рекордлар куярга җыена. Россия өчен иң авыр мәсьәлә дә шул инде. Америка газы һәм нефте Мәскәүнең тышкы сәүдәсенең астын өскә әйләндерә ала.

Бу юллар язылганда, Бакуда БМОның климат буенча 29 нчы конференциясе бара. Анда катнашучылар һәм кунакларны кабул итүче як Трампның климатка бәйле сәясәтне 180 градуска бору нияте уңаеннан тирән борчылу белдерделәр. Сайланган Президент климат буенча Париж килешүеннән чыгарга җыена. Бу аңа табигый тыюлыклар дип игълан ителгән урыннарда нефть һәм ташкүмер чыгарырга рөхсәт итәргә мөмкинлек бирәчәк. Байден нефть компанияләренең элек бирелгән лицензияләрен дә тартып алган иде, шуңа карамастан Америка рекордлы күләмдә кара алтын чыгара башлады. ОПЕК+ килешүенең нәтиҗәлелеген юкка чыгарды моның белән. ОПЕК кыскарткан күләмнәрне АКШ тулыландырып торды, аңа Бразилия кебек илләр дә булышты. Согуд Гарәбстаны бюджетын тутыру өчен, баррель бәясе 100 доллар кирәк иде, бүген кара алтын 72 доллар тора. Бөтендөнья банкы күптән түгел генә докладында игълан итте: нефть ихтыяҗга караганда миллион сигез йөз мең баррель тирәсе артыграк чыгарыла. Гарәпләр нефть чыгаруны бүтән кыскарта алмый инде, киресенчә, киләсе елдан арттырырга җыеналар. Күз алдына китерегез: гарәпләр арттыра, АКШ арттыра… Кара алтын бәясе ишелеп төшәргә мөмкин. Согуд белгечләре күптән түгел генә Россия нефтенең үзкыйммәте уртача 40 доллар дип игълан иттеләр. «Российская газета» исә үткән ел ук өченче кварталда кара алтынның үзкыйммәте беренче квартал белән чагыштырганда 74 процентка үсүен язган иде. Быел нефть ятмаларының саегуы уңаеннан: «Естественно, это увеличивает себестоимость добычи нефти, а дальше через топливо влияет на цену любого товара в российских магазинах», – дип язды. Күрәбез: Россия нефтенең үзкыйммәте зур темплар белән үсә, ә Трамп үз сәясәтен вәгъдә иткәнчә алып барса, бәяләр кискен төшәчәк. Үткән гасырның сиксәненче елларындагы СССРдагыга охшаган вазгыять ерак түгел. Әле монда атланмай белән йомырка проблемасын хәл итеп булмый. Нефть бәясе – катырак чикләвек. Американың яңа лидеры Кытайдан Россия нефтен түгел, аларныкын алуны да таләп итәчәк.

Россия олигархы Олег Дерипаска, Трамп сайлануга, интернетта: «Доброе утро, новый мир. Нефть к 50 долларам к маю, мир, похоже, будет везде», – дип язып куйды. Трамп сайлау алды кампаниясендә 40 долларлык кара алтын вәгъдә иткән иде. Россия нефтенең якынча ун-унике долларлык дисконт белән сатылуын да искә төшерик. Сәясәтнең Бөек шахмат тактасында шактый кызык диспозицияләр вәгъдә итә бит әле бу.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү