Дустанә мөнәсәбәт, әзер килешүләр һәм «Танк» машиналары. Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» II Халыкара форумы уза. Җыенның икенче көнендә Russia China Expo халыкара күргәзмәсе һәм «РЕБУС 2024» форумы да эшли башлады. Көннең төп вакыйгаларын тәкъдим итәбез.
Үтемле җыен
Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр ныгыганнан-ныгый. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» II Халыкара форумы һәм Russia China Expo халыкара күргәзмәсенең тантаналы ачылышында әйтте.
– Күптән түгел Казанда БРИКС илләре саммиты узды. Анда Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин җитәкчелегендәге Кытай делегациясе дә катнашты. Ике дәүләт башлыгының очрашуы Россия белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә яңа этәргеч бирде. Төбәкләр дәрәҗәсендә уңышлы эшләү өчен яхшы мөмкинлекләр бар, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Синьцзян-Уйгур автономияле районының ККП комитеты Секретаре урынбасары Хэ Чжунъю билгеләп үткәнчә, Россия белән Кытай арасындагы дустанә мөнәсәбәтнең күпьеллык тарихы бар. «Бүген безнең илләр халыкара нәтиҗәле хезмәттәшлекнең яңа үрнәген күрсәтә. «РОСТКИ» форумы элемтәләрне ныгыта», – диде ул.
Билгеле булганча, халыкара форум Казанда 13–15 ноябрь көннәрендә уза. Анда 10 меңнән артык кеше катнашачак. Җыенның төп чаралары 14–15 ноябрьгә билгеләнгән.
Тәгәрәп килә
Халыкара күргәзмәгә килүчеләрне һава шарыннан ясалган аю, барс һәм панда каршы алды. Очраклы гына түгел: алар Россия, Татарстан һәм Кытайны гәүдәләндерә. Шар булсалар да, бергә басып, алга таба карап торалар. Күргәзмәне Рөстәм Миңнеханов та карады. Биредә Россия һәм Кытайның зур инвестиция һәм инфраструктура проектлары, технологик чишелешләр тәкъдим ителгән. «Без тәгаен килешүләр һәм Россия белән Кытай компанияләре арасында ике як өчен дә отышлы килешүләр имзаланыр дип көтәбез», – диде Татарстан Рәисе. Күргәзмә белән танышып йөргәндә, Кытай делегациясе вәкилләре «КАМАЗ» машинасы кабинасына менеп карады. Рөстәм Миңнеханов исә кораб кадәр «Танк»ка утырды. Кытай машинасының бәясе 9,6 миллион сумнан башлана, ди. Биредә, шул исәптән, СВО ветераннары өчен кул белән идарә итүгә көйләнгән «Москвич» автомобильләрен дә тәкъдим иттеләр. Йөртүчегә уңайлы булсын өчен, машина түбәсендә инвалид креслосын җыеп кую һәм кире җиргә төшереп урнаштыру җайланмасы да бар.
Республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко әйтүенчә, бүген Татарстан белән Кытай арасындагы тышкы товар әйләнеше 3 миллиард сумнан да артып киткән. «Бу – рекорд сан, – дип искәртте министр. – Күрсәткечләр быел да үсүен дәвам итә». Татарстанда 2,7 меңгә якын Кытай студенты белем ала. Быел сентябрьдә Казан белән Шанхай арасында туры рейс ачылды. Сүз уңаеннан, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, элемтәләрне тагын да ныгыту өчен, Казаннан Урумчи шәһәренә дә һава юлын булдырырга тәкъдим итте. Совет чорында мондый рейс булган икән. «Форумда кимендә 25 килешү имзаланачак. Бу – алдан билгеле булганнары гына әле. Бүгенге вазгыятьтән чыгып, килешүләрнең күбесе өчен «мәгълүмати тынлык» гамәлдә», – диде Талия Миңнуллина форумны үткәрүгә бәйле очрашуда.
Иртәгәгә ышаныч
Халыкара форум белән бергә узган «РЕБУС 2024» форумында төзелеш тармагы турында сөйләштеләр.
– Торак төзелеше тармагы катлаулы чор кичерә. Бүген кредитларны түләп баруның күпмегә төшүен бик яхшы аңлыйбыз. Төп ставкага карарга кирәкми, төзүчеләрнең чыгымнарын, шул исәптән барлык инфраструктураны тәэмин итүгә тотылган акчаны исәпкә алу зарур, – диде Россия төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин. – Безгә коры квадрат метрлар гына төзергә ярамый. Хәтта агломерацияләрдә дә. Демографияне яхшыртуны тәэмин итәрлек яңа тормыш сыйфаты булдырырга кирәк.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан ил күләмендә беренчеләрдән булып агломерацияләрне төбәк икътисадының төп үсеш нокталары буларак билгеләде. Сүз Казан, Кама һәм Әлмәт агломерацияләре турында бара. Биредә 3 миллионнан артык кеше яши. Әлеге территорияләргә республикда яшәүчеләрнең 77 проценты, эчке тулай продуктның 85 проценты туры килә.
Татарстанда кара алтынсыз да булмый. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов нефть һәм газ химиясенә багышланган утырышта әйтте. «Республикада ел саен 35 миллион тоннадан артык нефть чыгарыла. Узган ел 1 триллион сумлык нефть эшкәртү продукциясе озатылган, 14 миллион тоннадан артык бензин һәм дизель ягулыгы җитештерелгән. Нефть һәм газ химиясе комплексы – республика икътисадының драйверы. 2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда Россия полиэтиленының – 28, синтетик каучукның – 40, йөк автомобильләре шиннарының 60 проценттан да артыгы җитештерелгән», – диде Татарстан Рәисе.
Хатын-кызларга – эш
Өйрәнергә дә соң түгел. 2023 елда Татарстанда фәкыйрьлек чигендә 184 мең кеше, ягъни халыкның 4,6 проценты яшәсә, 2030 елга кадәр аларның нисбәте 4,1 процентка кадәр төшәчәк, дип фаразлана. Бу хакта Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте. Әлеге мәсьәләдә Кытай тәҗрибәсен өйрәнәчәкләр.
– Соңгы биш елда бу илдә фәкыйрьлекне бетерү юнәлешендә зур эш башкарылган – 700 меңгә якын кешенең тормыш шартларын яхшыртканнар, – диде форум кысасында узган сессиядән соң «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү институты проректоры Лилия Овчарова.
Халыкны эшле дә, ашлы да итәргә цифрлы мәйданнар булышкан. Эльмира Зарипова әйтүенчә, мондый тәҗрибә республикада да гамәлдә. «Аерым алганда, декретта утыручы әниләргә, яңадан эшкә чыгарга теләүчеләргә интернет-сәүдә мәйданына чыгарга булышабыз», – диде министр.
Форум кысасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсе Губернаторы Александр Соколов белән очрашты. Чарада төбәкара хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Билгеле булганча, Татарстан белән Киров өлкәсен ныклы сәүдә-икътисадый элемтәләр бәйли. Россиядә Кытай эшкуарлары берлеге рәисе Чжоу Лицюнь белән очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов берлекне бизнес өчен ике арадагы күпер дип атады. «Без Кытай бизнесы вәкилләренең Татарстанга күбрәк килүен, безнең инвестицион һәм икътисадый мөмкинлекләр белән танышуын телибез», – диде Рөстәм Миңнеханов. Чжоу Лицюнь Россиядә чит ил бизнесы өчен уңайлы шартлар тудыру үрнәге буларак республикада яңа сәнәгать мәйданнары ачкан «Хайер» компаниясен атады. Цзилинь провинциясе вице-губернаторы Лян Жэньчжэ белән очрашу барышында да яклар хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat