Күптән көтелгән ремонт: «Быелга дигәне тәмам»

Ел тәмамланырга санаулы гына вакыт калып бара. “Итәк-җиң”нәрне җыя башларга, эшләнгән кадәресенә анализ ясарга вакыт, димәк. Өлгеррәкләр нәтиҗә ясарга алынган да инде.Бу көннәрдә Балтач районының кайбер төзелеш оешмалары район җитәкчеләре һәм башкала вәкилләре алдында хисап тоткан. Төгәлрәге, “Строймастер”, “ПСК Арт-строй”, “Мегаом” ширкәтләренең “Балалар сәламәтләндерү лагерьларын капиталь төзекләндерү” республика программасы нигезендә 2024 елда башкарылган эшләре кабул ителгән.

– Сүз районыбызның “Романтик” ял лагеренда булган үзгәрешләр, төзелешләр турында, – ди район башкарма комитетының архитектура һәм төзелеш бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев. – Күптән көтелгән ремонт иде бу. Үткән гасыр уртасында төзелгән биналар бүгенге көн ихтыяҗларына җавап бирми иде инде. Ел да үз көчебез белән косметик ремонтлар үткәреп, тәртипләп торсак та, еллар үзенекен итә иде. Махсус программага кертелүе бигрәк тә әйбәт булды. Моңа кадәр финанс белән дә, төзелеш материаллары, башкасы белән дә бернинди тоткарлык булмады. Шуңа күрә җиде ай эчендә бик күп эшләнде. Һәм быелга тәгаенләнгән эшләр тулысынча үтәлде дә. Биш йокы корпусы һәм ике катлы дәвалау-сәламәтләндерү корпусы ремонтланды. Алар танымаслык булып үзгәрде. Бик сыйфатлы, затлы килеп чыкты. Күргән бер кеше, сокланып, югары бәя бирә. Аларга су һәм канализация челтәре сузылды, яңа мебель-инвентарьлар кайтты.

–Үткән җәйдә лагерь күчмә формада эшләгән иде. Киләсе җәйгә балаларны кабул итә алачакмы?

– Юк. Бу программа буенча эш әле дәвам итәчәк. Бик колачлы, бөтенесен күздә тоткан программа ул. Киләсе елда яңадан җиде корпус, ФАП, КПП (контроль-пропуск пункты), спорт мәйданчыклары төзеләчәк, ашханәгә реконструкция булып, ул ике тапкырга зурайтылачак. Бу эшләр өчен инде проект-смета документлары эшләнгән, дәүләт экспертизасының уңай заключениесы алынган. Төзелеш, ремонт эшләре быелгы кебек тоткарлыксыз, оешкан төстә барыр дип ышанабыз. Барлык эшләр тәмамлангач, гомуми ял итүче балалар саны йөзгә артачак. Бу – әти-әниләр өчен шулай ук көтелгән әйбәт яңалык булачак. “Романтик” лагеры районыбызда берничә буын балаларының иң яратып ял итә торган урыны, ничә смена эшләсә дә, путевка алырга теләүче бөтен кешенең дә ихтыяҗын канәгатьләндерә алмый иде. Өстәвенә, ял итәр, сәламәтлекне ныгыту өчен дә шартлар бик күпкә үзгәрәчәк. Әлеге программаның тагын бер өстенлеге: шәһәр яны лагерьлары белән беррәттән безнеке кебек авыл районнарыныкын да заманча ял зонасына әйләндерү, балаларга бердәй мөмкинлекләр тудыруны күздә тота. Район бюджетыннан гына мондый күләмле эшләрне башкарып чыгып булмас иде.

Авыл, район җитәкчеләре хөкүмәт программалары безнең бәхеткә дип, тикмәгә генә әйтми шул.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү