Төбәкнең социаль челтәрләрендә бу хакта хәбәрләр таралган.
Калининград өлкәсе прокуратурасы, педагогның сигезенче сыйныф укучысын, үчекләп, урындыгыннан төртеп төшерүе турында массакүләм мәгълүмат чараларында пәйда булган хәбәрләрне тикшерә. Бу хакта “РИА Новости” ведомствоның матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Төбәкнең кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары һәм телеграм-каналлар Калининград шәһәренең 56нчы мәктәбендә информатика укытучысының сигезенче сыйныф укучысын, үчекләп, урындыгыннан төртеп төшерүе һәм сыйныф бүлмәсеннән куып чыгаруы турында хәбәрләр бастырган.
Бу хәлдән соң мәктәптә тикшерү оештырылган. Мәктәп җитәкчелеге һәм педагогларның моны ничегрәк аңлатулары әлегә билгесез.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat