Авылда һәр чорның үз мәшәкате, үз бәрәкәте, үз муллыгы бар. Бакча эшләрен тәмамлаганнан соң халык, дәррәү кубып, кош-кортларын эшкәртергә керешә. Башта бройлерлар, аннан соң үрдәкләр суыткычларга матур гына итеп кереп урнаша. Чиратка казлар баса. Өмә дисәк тә, еллар узган саен, анысының асылы да үзгәрә. Авылларда каз-үрдәк чистартырга кеше таба алмыйча азапланалар, өмәгә йөри торган апаларыбыз өлкәнәя, яшьләр бу эштән читләшә. Тик шулай да һәр мәсьәләне чишү җае бар. Ул һәркемнеке үзенеке.
Каз асраучылар арта
Мөслим районының Әмәкәй авылында яшәүче Ралинә Бәширова хуҗалыгында каз өмәләре октябрь башында башланып киткән. Фермерлар алдында зур бурыч тора: 5 мең баш казны чистартып, эшен бетерәсе бар.
– Быел без казларны бер айга алданрак алдык. Узган ел һава торышы бик кырыс булу аркасында, чистартырга кеше дә булмады. Шуңа күрә эшләрне тизрәк бетерү өчен иртәрәк башладык. Ә гомумән алганда, безнең якларда бөтен кешедә дә диярлек өмәләр гөрли, – диде Ралинә.
Кызганыч, каз чистартырга кеше табу белән генә авырлыклар бар икән. Шул сәбәпле хәзер күпчелек фермерлар автомат системага күчеп бара.
– Киләчәктә үзебезгә дә шуңа күчмичә булмаячак, чөнки апаларыбыз өлкәнәя, ә аларны алыштырырдай яшьләр юк. Каз, үрдәк йоны йолкырга кеше табу бик кыен. Бер каз чистарткан өчен Мөслим районында 200 сум түлиләр. Бездә эшләүче Венера Садыйкова, Гөлназ Фәрраховага рәхмәттән башка сүз юк. Һәркайсы көн саен 25 әр баш каз чистартып кайтып китә. Искиткеч чиста һәм оста хатыннар. Калган апаларыбыз да алардан чак кына калыша: көненә 10–15 каз йолкыйлар. Бер кешенең бер көнгә шуның кадәр каз чистаруы зур көч һәм сабырлык таләп итә. Шуңа күрә һәркайсына зур рәхмәт, – ди фермер ханым.
Аның сүзләренчә, соңгы елларда республикада кош-корт асраучы фермерлар саны арта, шулай ук шәхси хуҗалыкларда да казларны күпләп үстерәләр. Шул сәбәпле фермер продукциясенә хаклар да төшә.
– Узган ел казның бер килограммы 650 сум иде, быел ул 600 сумга төште. Чөнки шәһәрләрдә адым саен кибет, даруханәләр ачылса, безнең якларда авыл саен ике-өч фермер эшчәнлек алып бара, – диде Ралинә Бәширова.
Ә менә шәхси хуҗалыклар, киресенчә, үз продукцияләрен узган елгыдан кыйммәтрәк бәядән сата. Балтач районының Алан авылында кош-корт асраучылар күп. Бигрәк тә каздан күп файда күрәләр икән. Билгеле, бар халык та аларны сату өчен дип үстерми. 10–15 каз асраучылар бары тик үзләре генә сыйлана. Шуңа күрә бу араларда һәркөнне кемдә дә булса өмә уза. Кош-кортларны бала-чага, туган-тумача, күрше-тирә белән бергәләп эшкәртәләр.
– Быел үзебез – 80, апабыз 300 каз алып үстерде. Бездә өмәләр бетте инде, ә апа казлар өлгерүен көтә. Аныкын декабрь җитмичә чистартып булмас әле, дип торабыз. Бала йонлы казны чистарту да рәхәт түгел, – ди шушы авылда яшәүче Хәлим Кәримов. – Гадәттә пешекләп чистарталар. Быел балавыз белән дә сынап карадык, ул бала йонын шәп ала икән. Безнең авыл халкы ара-тирә күпләп асрап ала да, арып киткәч, берничә ел ял итеп ала. Аннан соң тагын алып үстерә. Менә быел асраучылар күп булды. 40–50шәр каз алучылар бар. Алары инде үзләреннән артканын сата, әлбәттә.
Хәлим Кәримов әйтүенчә, казны хәзер түшкәсе белән биреп җибәрүгә караганда, язын каклаганны сату күпкә отышлырак чыга.
– Хәзер дә сатабыз без аларны, тик күп түгел. Бик нык сораучыларга гына. Иң кызыгы һәм отышлысы – язын сату. Аларны кояшта киптереп, бар таләпләрен үтәп каклыйбыз. Килограммын 1400 сумнан җибәрәбез. Кыйммәт дип торучы юк, казларны күз ачып йомганчы алып бетерәләр. Эч-башлары да да калмый. Хәтта мамыгы да. Анысын Бөрбаш кызы Гөлназга тапшырабыз. Бәясе бик яхшы. Ак каз мамыгының бер килосы 1400 сум тора, – диде ул.
Болар өстенә әле ул ирланд, каюг токымлы үрдәкләр дә асраган.
– Алар бик симез, каз шикелле зур булсалар да, майлары авыр түгел. Ите дә бик тәмле. Ят булгач, үзебез дә яраттык, кешеләр дә сорап алып бетерде. Бигрәк тә мантый өчен шәп инде, – дип авыз суларын китерде Хәлим абый.
Берләштерә торган йола
Азнакай районының Чалпы авылында яшәүче Марат Сәйфетдинов гаиләсендә дә, зурдан кубып, үрдәк өмәсе ясаганнар. Дөрес, читтән кеше көтеп утырмаганнар, әлеге зур эшне бала-чага, оныклар белән бергәләп башкарып чыкканнар.
– Өмәчеләрнең иң яшенә – 16, иң өлкәне – әниебезгә – 67 яшь иде. Якын туганнар гына җыелышып, бер атнада – энемнәрдә, икенчесендә әниләрдә эшкәрттек. Бер көнне биш-алты кешегә унсигез үрдәк эләкте. Бергәләп эшләгәндә эше дә җиңел, рәхәт һәм күңелле дә булды. Энемнәрнең казлары да бар. Аларын кар яугач, декабрь башларында гына эшкәртәчәкбез. Кош-корт асрагач, бәйрәм табыннары каз-үрдәктән башка булмый, – диде Гүзәлия Мостафина.
Әңгәмәдәшебез фикеренчә, авыл хатын-кызлары белән җыелышып эшләгән өмәләр инде бетеп бара. Әлеге мәшәкатьле эшләрне һәркем үз эчендә, якын туганнары белән генә башкарып куя.
Өмәче: «Көненә унбиш каз чистартабыз»
Мамадыш районының Түбән Яке авылында яшәүче Гөлнәзирә Сибгаева биш елга якын каз өмәсенә йөри.
– Гөлнәзирә апа, өмәләргә күптәннән йөрисезме?
– Пенсиягә чыккач, якынча 3-4 ел элек, йөри башладым. Безнең авылларда каз асраучылар елдан-ел азая. Күпләп асраучылар да бик күп түгел. Безне, гадәттә, шулар чакыра. Өмәгә гел шул бер кешеләр йөрибез инде. Биш-алты пенсионер апа. Каз чистарткан өчен акча сораганыбыз юк, ярдәм булсын дип кенә йөрибез. Матур итеп каршы алалар, табын коралар, күчтәнәч әзерләп җибәрүчеләре дә бар. Эшкә йөргәндә өмәләрдә катнашырга вакытым юк иде. Пенсиядә иркенрәк, шуңа күрә авырсынмыйм. Көненә 15ләп каз чистартырга туры килә. Хәзер авылларда чып-чын урак өсте инде. Кемдер – кош-кортын, кемдер олы малын суеп эшкәртә. Элеккеге шикелле кар төшкәнен дә, җирләрнең катырганын да көтүчеләр юк, чөнки һәркемдә зур суыткыч – лар тора.
– Бер казны тулысынча эшкәртү өчен күпме вакыт кирәк?
– Бер сәгатькә якын вакыт кирәк. Без күбрәк пешекләп чистартабыз, үтүкләп эшләүчеләр дә бар. Пешекләп чистарту эшләр өчен уңайлы булса да, үтүкләп йокыганның мамыгы чиста була, эше бар кат бетә. Ә пешекләгән мамык майлы була. Мендәр ясар өчен анысын юарга, чистартарга кирәк, мәшәкате күп.
– Каз чистартуда иң авыры нәрсә?
– Каз йолкуның бөтен эше авыр, ләкин яратып эшләгән эш җиңеләя. Шырпылы казларны эшкәртү уңайсыз. Инде шушы еллар эчендә каз йолкуның берничә серенә дә төшендек. Эшкә тизрәк, җәһәтрәк эшли торган кеше «бисмилләһ» әйтеп тотына. Өске йонын йолкый башлаганга караганда, рәттән бармагың белән тиресеннән өзеп барсаң, каз чиста кала. Яхшы ашаткан казлар эре, матур була. Гадәттә кукуруз, бодай ашатканнарныкы таза, ап-ак, авырлыклары да зур. Күпләп асраучылар мамыгын бездә дә сатып җибәрә. Үзләре генә мендәр ясаучылар да бар.
Каз бәяләре:
Каз түшкәсе (бер килограммы): 700–750 сум (шәхси хуҗалыкларда), – 650 сум (фермерларда).
Үрдәк (бер килограммы) – 600 сум
Эч-башлары (баш, йөрәк, бавыр, бүтәкә, аяклар): шәхси хуҗалыкларда – 500 сум, фермерларда – 200 сум
Эретелмәгән каз мае (килограммы) – 250 сум
Эретелгән каз мае (3 литр) – 1200 сум
Ысланган һәм какланган каз (бер килограммы) – 1400 сум
Каз мамыгы (ак казларныкы) – 1400 сум
Каз мамыгы (кара казныкы) – 1200 сум
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat