«Татарстан белән Кытайның мәдәниятләре бик якын, шуңа күрә «РОСТКИ» форумының урыны бик отышлы сайланган. Бу хакта Казанда узучы «РОСТКИ» форумында Россия-Азия сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар вице-президенты Екатерина Манько әйтте.
«Безнең кунак каршы алу, чәй эчү традициясе, кунакларга күчтәнәч бирү гадәте Кытай өчен дә бик якын. Шуңа күрә Татарстан бик күркәм берләштерүче мәйдан булып тора. Әлеге күзлектән чыгып караганда, форумның урыны бик отышлы сайланган», — диде ул.
Екатерина Манько әйтүенчә, Россиягә Кытайдагы хезмәттәшләребез тартылачак. «Бүген Көнчыгышка борылыш аерым ачык сизелә», — диде ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat