Битараф калдырмый торган күргәзмәдә: «Әти, боларны безнең солдатлар бәргәнме?»

«Әти, боларны безнең солдатлар бәргәнме?» «Безнекеләрне танк кына аламы соң?!» «Улым, болар, чынлап та, сугышта булганмы?» Казанның Үзәк стадионы янындагы махсус хәрби операция барышында безнең егетләр кулга төшергән, сафтан чыгарган НАТО техникасы күргәзмәсендә ишеткәннәрнең берише генә әле бу. Олысын да, кечесен дә битараф калдырмаган күргәзмәне Россия Геройлары да күрде. Аларда ул нинди хисләр уяткан? Гомумән, бу күргәзмәнең мәгънәсе нидә?

Барыбер туктыйлар

«Сила V правде – гордость и победа» күргәзмәсе НАТО илләре тарафыннан Украинага бирелгән танклар, бронетранспортерлар һәм хәрби машиналар белән таныштыра. Берсеннән-берсе көчле, бөтен дөньяга танылган, әмма Россия солдатлары тарафыннан тар-мар ителгән 14 хәрби техника. Алар арасында американнарның танылган Abrams танкы, британнарның Mastiff атлы бронеавтомобиле, Австриядә җитештерелгән Pinzgauer хәрби машинасы һәм башкалар бар. Биредә аларны сафтан чыгарган батырлар белән танышырга, хәтта видеосын да күрергә мөмкин.

Әйтик, 57 тонналы Abrams дөньяда иң авыр танкларның берсе булып санала. Аны алдынгы технологияләр кулланып ясаулары белән мактанырга яраталар. Әмма бу танкны туктатырга ике дрон җиткән.

– Аларның берсе – мотор урнашкан өлешенә, икенчесе командир утыра торган люкка эләккән. Эче тулысынча янган танкны безнең карамакка тапшырдылар. Хәзер ул әлеге күчмә күргәзмәдә катнаша, – дип сөйләде күргәзмә җитәкчесе Жангар Даров.


Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Җимерелгән, янган, таушалган машиналар янынан атлыйбыз. Күпләрнең игътибарын җәлеп иткән Mastiff бронеавтомобиле хәрби комплектлар һәм хәрбиләр йөртү өчен ясалган. Әйтүләренчә, махсус саклану җайланмасы булган машинага берни куркыныч түгел. Ләкин аны Т-72 танкы тар-мар итә, эчендәге экипаж исә һәлак була.

Ул арада ату коралы урнаштырылган махсус чатырга Идел буе чират җыелырга өлгергән иде. Халыкны, машиналардан аермалы буларак, коралны үз кулларың белән тотып карау мөмкинлеге ымсындырган, күрәсең. Чиратта торучылар арасында мәктәп яшендәгеләр аеруча күп күренде.

 «Бер кызыгы да юк»

Мәктәп яшендәгеләр, димәктән. Мондый күргәзмәләрнең кызык өчен генә оештырылмавы көн кебек ачык. Балалар янында өлкәннәр әлеге хәрби техниканың ни рәвешле Казан үзәгенә килеп җитүе турында сөйләгән очракта гына аның нәтиҗәсе булыр, мөгаен. Якташыбыз, Россия Герое Раил Габдрахманов та әнә шул фикердә.

– Кемдер монда кызык эзләп килер. Ләкин моның бер кызыгы да юк. Болар барысы да – сугыш кайтавазы. Бу машиналар эчендә, дошман булсалар да, кешеләр үлгән. Әмма халык моны күрергә тиеш. Каядыр якында гына аларның авылдашлары, дус-туганнарының, бердәм булып, дошманга каршы  көрәшкәнен тулы мәгънәдә аңларга ярдәм итә бу күргәзмә. Әти-әниләр балаларына да аңлатсын иде. Чөнки бу күргәзмәне аңлап карарга кирәк. Әлеге вакыйгалар истә калсын һәм башка беркайчан да кабатланмасын өчен, яңа буын аңлы булып үсәргә тиеш. Тарихны белеп, үткәннәрдән гыйбрәт алып, – дип сөйләде ул «ВТ» журналистына.

Билгеле, без якташыбызның хәлләрен дә белешмичә кала алмадык. Тумышы белән Әлки районыннан булган Раил Габдрахманов әйтүенчә, туган якның һавасы да кәефне күтәрә.

– Урамда салкын булса да, дус-туганнар янында бик җылы миңа. Хәтта көнемне бер ялгызым уздырсам да, туган җирдән атлап йөрү үзе үк рәхәт, – дип хисләре белән уртаклашты Россия Герое.

Күргәзмә белән танышучылар арасында «Вахта Героев Отечества» проекты катнашучылары – Россия Геройлары шактый иде. Шуларның берсе –  Дагыстанның Куркынычсызлык Советы секретары Магомед Баачилов фикеренчә, НАТО илләре җитештергән хәрби техниканы кайда һәм ничек кенә мактасалар да, безнең солдатлар теләсә кайсы коралдан көчлерәк. Хәер, бу аның фикере генә түгел.

– Җимерелеп беткән машиналарны күргәч, горурлык хисе биләп ала. Безнең кораллардан, безнең армиядән көчлерәге юк! Әллә нинди зур-зур техниканы да безнең артиллерия үтәли бәреп чыга. Ничек горурланмыйсың инде?! – ди Магомед Баачилов.

«Без бөтен дөньяга аларның техника белән кемгә ярдәм итүләрен һәм ул техниканың ахыр чиктә нәрсәгә әверелүен күрсәтәбез». Монысы – Россия Герое, Казан танк училищесын тәмамлаган Әнвәр Нәбиев сүзләре. Ул – танк батальоны штабы җитәкчесе. Әнвәр безгә бераз булса да махсус хәрби операция зонасындагы тәҗрибәсе турында сөйләде.

– Команда пунктын штурмлау бик истә калган. Ул җир астында иде. Штурмнан соң без 68 кешене әсирлеккә алдык. Безнекеләр арасында югалтулар булмады диярлек – барысы да алдан ниятләгәнчә узды. Мөгаен, Россия Герое исемен әнә шул вакыйга өчен йөртәмдер, – дип сөйләде ул тыйнак кына.

Дөреслек өчен

Тынычлыкның кадере турында искәртә. Казан шәһәре башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты җитәкчесе Алия Заһидуллина әлеге чара турында әнә шулай ди. Шәһәр халкының, Казан һәм хәтта район мәктәпләрендә укучыларның күргәзмә белән бик кызыксынуларын әйтте ул. Ачылган көнне үк кулга төшерелгән хәрби техника белән танышырга 8 меңләп кеше килгән.

– Балалар, яшьләр өчен мондый чаралар бик кирәк. Алар тыныч тормыш хакына безнең хәрбиләрнең нинди корбаннарга барулары, нинди батырлыклар кылулары турында белергә тиеш. Сөйләү – бер нәрсә, монда алар ул батырлык белән күзгә-күз очраша, – дип сөйләде ул. – Яшерен-батырын түгел, шул ук интернетта да, дошман техникасы бик көчле, аларны җиңеп булмый, дигән имеш-мимешләр йөри бит. Ә бу күргәзмә моның киресен раслый, бердәмлекнең көчлерәк булуын күрсәтә.

Әлеге күргәзмә Үзәк хәрби округ җитәкчелеге тәкъдиме белән оештырылган. Беренчесе Свердловск өлкәсендәге Верхняя Пышма шәһәрендә узган һәм аннан соң тагын 10 төбәктә булган.

Сөйләү генә аз, билгеле. Күргәзмәне үз күзләре белән күрергә теләүчеләр 19 ноябрьгә кадәр 10:00 нан 16:00 сәгатькә кадәр Үзәк стадион янына килә.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү