Сериал төшерелгән авыл халкы һәм артистларның хатирәләре
«Яланаяклы кыз» сериалы заманында халык арасында шактый уңыш казанган иде. Хәер, аны әле дә яратып карыйлар, Дилбәр белән Самат мөнәсәбәтләре өчен әле дә борчылучылар юк түгел. Ихлас мәхәббәт, сала тормышының матурлыгын күрсәткән бу сериалның беренче өлеше Кайбыч районындагы Кошман авылында төшерелгән иде. Авыл бүген ничек яши? Вакыт машинасын 18 ел артка чигереп, аның халкы, «Яланаяклы кыз»да төшкән артистлар белән хатирәләрне яңарттык.
«Икенче сезонны да төшергәннәр иде»
Лилия Сафина, Кошман авылы җирлеге башлыгы:
– Бу сериал төшерелгәнгә 18 ел вакыт узса да, син элемтәгә чыккач, барысы да кичәгедәй бер мизгел булып күз алдыннан үтте әле. Тарихы болайрак аның.
2006 елның май ае. Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев шалтырата. «Лилия Рәшитовна, сезнең авыл өчен зур вакыйга булырга тора!» – ди. Баксаң, районга Миләүшә Айтуганова белән Нурания Җамали килгән икән. «Яланаяклы кыз» дигән сериал төшермәкчеләр. Сценарий авторы да – үзебезнеке! Безнең авыл кияве – Раушан Шәриф! «Берничә татар авылын карадык, ләкин аларга Кошман ошады», – димәсенме Рәмис Рафисович.
Сериал командасы 2006 елның 25 маенда беренче кадрларны төшерергә килде. Авыл мәктәбендә 1991 елны туучыларның 9 нчы сыйныфны тәмамлавы иде. Аларның Соңгы кыңгырау бәйрәме гөрли. Чыгарылыш укучылары белән бергә сериал геройлары да басты. Алар да – «мәктәпне тәмамлаучылар». Шау чәчәктә утырган алмагачлар янында Самат белән Дилбәр – беренче кадрлар. Беренче серияне төшерү әнә шулай башланып китте. Сериалның уңышында сценарий авторы Раушан Шәриповның да өлеше зур.
Шунысы кызык: төп рольгә – Дилбәр роленә ике кеше алып килгәннәр иде: Асылъяр (Алсу Зәйнетдинова) һәм Ләйсән Хафизуллина. Беренче кадрларны төшереп, сынап карагач, Дилбәрне Асылъяр уйнаячагы билгеле булды.
«Яланаяклы кыз» сериалы бик матур килеп чыкты. Рольләрне башкаручылар искиткеч итеп уйнады! Мәсәлән, Гөлҗамал әбинең үлеме төшерелгән кадр. Бу рольне Флера апа Хәмитова башкарды. Күренеш йорт эчендә төшерелде, мин дә шунда кырыйда басып тордым. Уен гына икәнен белсәм дә, Флера апа белән Асылъярның уенына ышанып, Гөлҗамал әбинең үлемен чын итеп кабул иттем.
Сүз уңаеннан, Рәсим абый Сәлахов (Саматның дәү әтисен уйный. – Авт.) турында аерым әйтмичә булдыра алмыйм. Июнь аенда Галимулланы бер дигән итеп уйнап киткән Рәсим абый июль аенда вафат булды. Сериалның азагына кадәр төшә алмады ул…
Мәктәпкә карават, матраслар куйдык (хастаханәдән алып тордык), шунда яшәделәр. Ашау-эчүне колхоз ашханәсендә оештырдык. Фильмны сентябрьгә кадәр төшерделәр. 2007 елда да икенче сезонын төшерү эшләре дәвам иткән иде. Ләкин анысын башкача итеп, Казанда төшереп бетерделәр.
Мин, билгеле, сериал төшерүнең башыннан ахырына кадәр алар янында булдым. Аларга ярдәм итеп, кирәкле әйберләрне табарга булышып, авыл кешеләре белән сөйләшеп, төшерә торган җирләрдә (табигатьтә, су буйларында) чисталык булдырып, төрлечә ярдәмләшеп эшләдек. Шул елдагы Сабан туе да тарихка кереп калды. Район җитәкчеләре дә эш барышы белән кызыксынып торды.
2006 елның 21 декабрендә Кошман авылы халкына клубта фильмның 1–2 серияләрен беренче тапкыр күрсәттеләр. Шыгрым тулы зал иде! Сериалны әле дә еш күрсәтәләр. Караган саен карыйсы килә. Анда төшкән абый-апаларның күбесе юк инде… Кошман авылы бүген тагын да матуррак, тагын да төзегрәк. Сериал төшергәннән соң узган 18 ел эчендә авыл җирлегендә шактый эшләр башкарылды. Бездә тагын сериал төшерергә уйласалар, рәхим итсеннәр! Кошман – бердәм, кунакчыл, тырыш халык яши торган авыл ул.
«Йортыбызны күргәч горурланабыз»
Айгөл Кадыйрова, «Тиенкәй» балалар бакчасы мөдире:
(Сериал күренешләре аларның йортында төшерелде. Сюжет буенча, Дилбәр дәү әнисе һәм әтисе белән шул йортта яшәде.)
– Сериал төшергән мизгелләрне еш искә алабыз. Кызык, күңелле иде. Хәзер телевизордан үзебезнең йортны күргәч, горурланып куябыз. Башта каушап та калган идек. Җәйгә аяк баскан чор, бакча мәшәкатьләре, бәрәңге чүбендә маташкан чаклар… Раушан Шәриф, өебезгә килеп: «Озак булмабыз, безгә сезнең йорт ошады, сездә сериал төшерсәк, каршы килмәссезме?» – диде. Каршы килмәдек, билгеле. Артистлар әле дә күз алдымда. Шундый матурлар, үзләрен ипле тоттылар. Аларга сокланып туя алмадык. Барысын да бик яраттык. Сериал төшергән арада туганлашып беттек. Артистлар өчен бернәрсәне дә кызганмадык. Мунчасын да керделәр, камыр ризыклары белән дә сыйладык. Ирем Илдарның йөк машинасы ул чакта әле яңа иде, аны да файдаландылар. Бер дә үкенмибез.
«Артистлар белән бәрәңге ал әле!»
Рушан Сайранов, Кошман авылында яши, эшмәкәр:
(Сериалда катнашучылар аларның йортында да яшәгән, төшерү мизгелләре аның Соңгы кыңгырау бәйрәменә туры килгән.)
– «Яланаяклы кыз» сериалы төшерелә башлаган елда мин 9 нчы сыйныфны тәмамладым. Безнең йортта режиссер Нурания Җамали, артистлардан Флера Хәмитова торды, берничә көн Әсхәт Хисмәт, кайбер яшь егетләр кунып чыкты. Безнең белән бергә яшәделәр, бәрәңге алдылар, мунча керделәр, күңелле булды, кыскасы. Артистлар белән бәрәңге ал әле! Алар бик гади булып истә калган.
Әйткәнемчә, сериал төшерү мизгелләре безнең Соңгы кыңгырау бәйрәменә туры килде. Чыгарылыш кичәбезгә, шулай итеп, артистлар да кушылды. Моңсу булырга тиеш бәйрәм күңелле рух алды. Камерага уйный башладык, кайбер мизгелләрне әллә ничәшәр дубль төшерергә туры килде. Төшерү процессы ничек барганны карап тору бик кызык иде безгә. Авылда чын «движуха» барды.
«Гашыйк та булганнардыр»
Асылъяр – Алсу Зәйнетдинова, җырчы, педагогика фәннәре кандидаты:
(сериалда Дилбәр ролен башкара)
– «Яланаяклы кыз»да төшү зур тәҗрибә дә, сынау да булды. Аны лаеклы уздым дип уйлыйм. Сериал татар дөньясында үз урынын тапты. Татар сериаллары арасында иң халыкчан, тормышчан, популярлар рәтендә ул. Моны мин сериалда үзем төшкәнгә күрә генә әйтмим, халык та бу сүзләрне раслар. «Яланаяклы кыз»да төшкән чор күңелемә якты, матур хатирә булып кереп калды. Мин сериалга кастинг аша эләктем. Бу вакытта миңа 19 яшь.
Ә Кошман бик матур авыл булып истә калган. Кешеләре кунакчыл. Безне каршы алып, сыйлап, озатып калалар иде. Гомумән, Кайбыч, Апас җирлекләрендәге халык киң күңелле булуы белән аерылып тора. Форсаттан файдаланып, кошманлыларга сәлам юллап калам!
Сериалдан соң гашыйк булучылар да булмаган түгелдер инде. Миңа: «Кызыбызга Асылъяр исеме куштык, Дилбәр исеме куштык» – дип, концерттан соң килеп әйтүчеләр дә, социаль челтәрләрдә язучылар да булды. Сериал, шулай итеп, сирәк исемнәргә яңа сулыш өрде.
Хәзерге вакытта Дилбәр-Асылъяр бик тыгыз эшчәнлек алып бара (көлә). Гаилә, эш бер-берсе белән үрелеп бара, шөкер. Беренче планда – гаилә, балалар, аларны кайгыртабыз. Иҗат, эшем, укыту да туктап тормый. Шагыйрьләр, композиторлар, иҗат әһелләре белән хезмәттәшлек итәм. Мин – социаль челтәрләргә дә артистлар арасыннан иң соңарып кушылган кешедер. Тормышымны, бирәк тә иҗатымны интернет челтәрендә әллә ни күрсәтеп бармыйм. Бу – бәлки, минем зур минусымдыр.
«Кастингта кеше күп иде»
Илназ Баһавиев, Татарстанның атказанган артисты:
(сериалда Кәрим ролен башкара)
– Сериал төшерү чоры бик күңелле мизгелләр булып истә калган. Яшь чак, студент чак! И-и, ничә яшь булды икән миңа? Яшь булганмын инде (көлә). Мин сериалга кастинг аша килеп эләктем. Җитди кастинг булды, кеше шулкадәр күп иде! Җырлый, гармунда уйный белгән, шаян, җор телле егет эзләгәннәр. Текст бирделәр, аны төрлечә сөйләттереп карадылар. Кастингтан соң «Сезне алабыз» дигән хәбәр килде. Шушы сериалда катнашырга мөмкинлек биргән Нурания Җамали белән Раушан Шәрифкә бик рәхмәтле мин. Сериалны төшергәндә атта да йөрдек, мотоциклга да утырдык. Яшьләр белән дискәтүктә дә булдык. Авыл да, аның халкы да шәп иде! Юлыбыз шул тирәгә төшсә, шул районнан узсак, монда сериал төшергән идек бит, дип еш искә алам.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat