Яр буеннан утыз чакрым ераклыкта ике мәет тапканнар.
Татарстанда Зөя елгасында ике ир-атның мәете табылган. Бу хакта “KazanFirst” Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәренә таянып яза.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, болар 50 һәм 69 яшьлек балыкчылар булган. Аларның мәетләре ярдан 30 метр ераклыкта су эчендә табылган. Ведомствоның матбугат хезмәтендә сөйләп үтелгәнчә, батып үлгән ир-атлар коткару жилетлары кимәгән булган. Балыкчыларның көймәсе яр буенда табылган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat