Соңгысы булмасын! Гади генә кагыйдәләрне истә тоту гомер бәясе тора

Гади генә кагыйдәләрне истә тотарга кирәк! Татарстан дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рөстәм Гариповның юл иминлегенә багышланган очрашуларда даими әйтелгән шул сүзе бу юлы да еш яңгырады. Юлда игътибарлы булырга, куркынычсызлык каешын эләктерергә, баланы махсус утыргычка утыртырга! Бу кагыйдәләрне барыбыз да белә югыйсә. Үтәп кенә бетермибез. Куркыныч саннар шул сәбәпле килеп чыга.

Ел башыннан бирле Татарстан юлларында 2 657 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 260 кешенең гомере өзелгән, 3 223 кеше имгәнгән.

– Юл һәлакәтләре саны кими. Әмма авариядә үлүчеләр саны, ни кызганыч, арта бара. Быел юл корбаннары саны узган елгыдан да күбрәк, – дип ассызыклады Рөстәм Гарипов журналистлар белән очрашуда.

Юл фаҗигаләренең күбесе элеккечә үк, каршы якка чыгу, тизлек арттыру, җәяүлеләрне таптату аркасында килеп чыга. Иң аянычлысы: юлда бер гаепсез балалар гомере дә өзелә. Ел башыннан бирле 10 баланы югалттык. Узган ел Татарстан юлларында 17 бала үлгән.

– Бик зур фаҗига бу. Ул балалар – чын мәгънәсендә юл корбаны. Аларның бер гаебе юк бит. Баланың махсус утыргычта булырга тиешлеген дә гел искәртеп торабыз. Кайбер ата-ана аны алган очракта да кулланмый. Ул инспектор штраф салмасын өчен куелган бер җиһаз кебек кенә тора. Утыргыч баланың гомерен сакларга тиеш, – дип, кат-кат искәртте республиканың баш дәүләт автоинспекторы.

Рөстәм Гарипов ваемсыз ата-аналарны гына түгел, куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләрне, рульдә барганда телефоннан сөйләшүчеләр, язышучыларны да искә алды. Авария китереп чыгаручылар арасында алар да бар чөнки!

Юл сагында торучыларның үзәгенә үткән тагын бер бәла – исерек йөртүчеләр. Быелның ун аенда Татарстанда шулар гаебе белән 158 авария килеп чыккан. Аларда 28 кешенең гомере өзелгән. Корбаннар саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда 26га (!) күбрәк.

– Исерек машина йөртүчеләргә каршы ничек кенә көрәшсәк тә, кызганыч, бу афәтне һаман туктатып булмый. Быел исерек килеш икенче тапкыр рульгә утырган 600 дән артык машина йөртүчегә штраф салынды. Аларның машиналары да тартып алына. Әмма күпләрне бу да тукта алмый, – ди Рөстәм Гарипов.

Бу урында күптән түгел Менделеевск районында килеп чыккан фаҗигане дә искә алды ул. Исерек килеш рульгә утырган 17 яшьлек егет (правасы булмаганны әйтеп тә торасы юк) каршы як полосага чыга һәм 46 яшьлек ир-ат идарә иткән «Киа Рио» машинасына бәрелә. Ир-ат шунда ук һәлак була. «Фаҗигадә гомере өзелгән ир-ат, аның якыннары өчен күпме хәсрәт! Егетнең дә тормышы җимерелгән. Шуңа күрә юлдагы саксызлыкның нәрсәгә китергәнен гел сөйләп, аңлатып торырга кирәк», – ди баш дәүләт автоинспекторы.

Рөстәм Гарипов соңгы арада яңгыраган берничә тәкъдим уңаеннан да фикерен белдерде. Билгеле булганча, күптән түгел Россия Дәүләт Думасы депутатлары автомагистральләр өчен рөхсәт ителгән максималь тизлекне арттырырга тәкъдим итте. Ул гамәлгә керә калса, М12 трассы буйлап сәгатенә 169 чакрым тизлек (150не бездә шулай кабул итәләр) белән хәрәкәт итеп булачак. Республиканың дәүләт автоинспекциясе башлыгы исә моны бик куркыныч тәкъдим дип саный. «Бүген Мәскәү – Казан юлында сәгатенә 110 чакрым тизлек белән йөрергә ярый. Тизлекне арттырсалар, бу бик куркыныч булачак», – диде Рөстәм Гарипов.

Россия юлларындагы камераларның яртысы – муляж. Илкүләм автомобиль берлеге белгечләре шундый нәтиҗәгә килгән. Навигаторда бар дип күрсәтелгән камераларның күбесе чынлыкта юлга бөтенләй куелмаган. Юлда торганнарының да яртысы уенчык кына, ди белгечләр. Алар, бу мәсьәләдә тәртип урнаштыруны сорап, Россия Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать иткән. Белгечләр бу урында төгәл саннар да китергән. Әйтик, реестрда 50 260 урында камера тора дип күрсәтелгән. Россия Эчке эшләр министрлыгы хисабында исә, илдә 29,8 мең камера бар, диелгән.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү