Марат Әхмәтов: «Татарстан өчен Кытай белән диалог өстенлекле булып кала»

Бүген Казан Экспо мәйданчыгында Ростки: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек II Халыкара форумы кысаларында Диалог һәм хезмәттәшлек: Россия белән Кытайның заманча дөньякүләм контекстта партнерлыгы дигән пленар дискуссия узды. Катнашучылар Россия белән Кытайның ике яклы хезмәттәшлеге һәм халыкарахезмәттәшлеге мәсьәләләре, шулай ук Евразия икътисадый берлеге һәм Ефәк юлының Икътисадыйпоясы төзелешенең парламент аспектлары турындафикер алыштылар. Республика парламенты исеменнән кунакларны Татарстан РеспубликасыДәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов сәламләде.

Дискуссиядә РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Александр Бабаков, Кытай ХалыкРеспубликасының Казандагы Генераль консулы СянБо, Цзилинь провинциясе вице-губернаторы Лян Жэньчжэ, РФ ФС Дәүләт Думасы депутатлары АйратФәррахов, Айдар Метшин, Руслан Гаджиев һәм башка рәсми затлар катнашты.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Александр Бабаков мөрәҗәгать итте. Ул Казанда уздырыла торган форум киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлеккә сизелерлек өлеш кертер, Россия белән Кытайның яңа үсеш дәрәҗәсенә һәм партнерлыгына үрнәк булыр дигәнышаныч белдерде.  «Россия һәм Кытай хезмәттәшлегемөнәсәбәтләр үсешенең уңай динамикасы. Бүген без бик катлаулы вакытлар кичерәбез, һәм бу халыкара институтлар кризисы, дөньяның күп почмакларында киеренкелек үсү белән генә бәйле түгел, ә без моны нәкъ менә Кытай һәм Россия дуслык һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен саклап һәм ныгытып, шундый катлаулы сынауларны узу үрнәген күрсәткән шартларда кичерәбез, – дип басым ясады Александр Бабаков.

Марат Әхмәтов форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы исеменнән сәламләде. “Татарстанда уздырылуы күркәм традициягә әверелгән форум дәүләтләребез һәм аларның регионнары арасында тигез хокуклы партнерлыкны һәм стратегик багланышларны алга таба үстерергә ярдәм итәр дип ышанам, дип басым ясады Марат Әхмәтов. Моннан тыш, форум ике яклы сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәгариф, мәдәни һәм гуманитар хезмәттәшлекнең бөтен спектрына кагылырга мөмкинлек бирәчәк. Татарстан Республикасы өчен Кытай белән диалог өстенлекле характерда. Өстәвенә, туры диалог линиясе буенча да, “халык дипломатиясе күзлегеннән караганда да.

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда КХР даими рәвештә төп тышкы сәүдә партнерлары бишлегенә керә.  Соңгы 5 елда КХР белән Татарстан арасында товар әйләнеше 6 тапкырга диярлек арткан һәм 2023 ел нәтиҗәләре буенча 22 млрд юаньга яки 3 млрд долларга якынайган.

Марат Әхмәтов мәгариф һәм югары уку йортларында студентлар алмашу өлкәсендәге хезмәттәшлек мәсьәләләренә аерым тукталды. Аның әйтүенчә, Татарстанда Кытайдан 2,6 меңнән артык студент белем ала, ә республика территориясендә үз проектларын Кытайның әйдәп баручы инвесторлары гамәлгә ашыра. Татарстан Республикасы Идел – Янцзы төбәкара хезмәттәшлекнең уникаль форматын Россия регионнары һәм КХР провинцияләре арасында гамәлгә ашыруга үз өлешен кертә», – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, уңышлы төбәкара хезмәттәшлеккә РФ Федераль Собраниесе һәм КХР халык вәкилләренең Бөтенкытай җыены хезмәттәшлеге буенча Парламентара комиссиянең нәтиҗәле хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә, шулай ук КХР парламенты белән элемтәләр буенча депутатлар төркеме аша ирешелә. «Татарстан парламентарийлары, Бердәм Россия партиясенең төбәк бүлеге җитәкчелеге һәм активы Бердәм Россия” – “Кытай Коммунистлар партиясепартияара диалогын үстерүгә сизелерлек өлеш кертә, – диде Марат Әхмәтов, очрашуга йомгак ясап.  – Халыкара эшчәнлекне үстерү, “халык дипломатиясегеографиясен Россия төбәкләре һәм Кытай провинцияләре дәрәҗәсендә киңәйтү безнең бөек державаларның хәзерге дөньядагы позицияләрен ныгытуга хезмәт итәр дип ышанам”.

Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы Сян Бо, кунакларны сәламләп, Татарстан Республикасының Кытай белән хезмәттәшлектә алдынгы урында торуын ассызыклады. Без илләребез халыклары үсеше өчен уртак хезмәттәшлеккә өметләнәбез», дип билгеләде ул.

Ростки: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек II Халыкара форумы Казанда 13-15 ноябрьдә уза. Форум Россия регионнары һәм Кытай провинцияләре арасында икътисадый хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлтелгән. Форум кысаларында сәнәгать һәм инвестицияләр, авыл хуҗалыгы һәм транспорт, мәгълүмати технологияләр юнәлешләре буенча 70тән артык эшлекле сессия уздыру планлаштырыла. Моннан тыш, “Казан Экспо мәйданчыгында форум көннәрендә Россия һәм Кытайның сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләренә багышланган Russia-China Expo Халыкара күргәзмәсе, шул исәптән тест-драйв мөмкинлеге булган Кытай автомобильләренең 30дан артык моделе күргәзмәсе, шулай ук станоклар төзү линиясе буенча күргәзмә эшләячәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү