Күрше республикада дроннар заводка һөҗүм иткән, зыян күрүче бар

Бүген иртән Ижауда шартлау турында хәбәр килде, дип хәбәр итте Удмуртия Республикасы башлыгы Александр Бречалов үзенең Телеграм-каналында.

Шартлау завод цехында булган. Ихтимал, пилотсыз җайланма һөҗүм иткән.

Шартлау нәтиҗәсендә пыяла ватылган, әмма җитди җимерелүләр юк. Предприятие хезмәткәрләрен эвакуацияләгәннәр, ләкин аларның берсе зыян күргән. Аны уртача авырлыкта хастаханәгә салганнар. Урында оператив хезмәтләр эшли.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү