Хатын-кыз артистның төп роле нинди? Сәхнәдә чакта өйдә калган бала искә төшәме? Рольгә керү һәм рольдән чыгу актерга нинди йогынты ясый? Әлеге һәм башка сорауларга «Җавап бар!» тапшыруының яңа чыгарылышында Татарстанның атказанган артисты, Тинчурин театры актрисасы Резедә Сәләхова җавап бирде. Сезнең игътибарга әңгәмәнең бер өзеген тәкъдим итәбез.
– Резедә, син Татарстанның атказанган артисты исемен алганнан соң беренче әңгәмәгә килдең. Билгеле, дәрәҗәле исем. Аның җаваплылыгы да бар. Синең өчен нәрсә дигән сүз ул?
– «Рәхмәт» дигән сүз (көлә). 17 ел хезмәт куйганнан соң бирелгән исем.
– Шулай ук булдымыни?
– Әйе, Тинчурин театрында ирем Артем Пискунов белән бергәләшеп инде 17 ел хезмәт куябыз. Һәм менә, 17 елдан соң, ниһаять, насыйп булды. Әле Артемыма юк. Аңа көтәбез, аңа да насыйп булсын. Икебезгә берьюлы бирмәүләре генә бераз күңелсез булды.
Дәрәҗә, димәктән, берәү мине болай дип котлады: «Сине дәрәҗәсе төшеп бара торган дәрәҗәле исемең белән котлыйм!» Ни кызганыч, бу сүзләрдә хаклык бар. Үзем шул исемне йөртә торган артист булгач, мин әйтүдән файда булмас. Ләкин, дөрестән дә, әлеге исемгә карата төрле фикерләр ишетелеп тора. Биргәннәре өчен рәхмәт. Бик теләп, шатланып кабул иттек. Исән-сау шушы исемгә лаек булып, хезмәт итәргә язсын.
– Артем турында үзең дә әйтә башладың. Сезнең сәхнәдә бергә башкарган рольләрегез бихисап. Шулай да, тормыштагы иң яхшы проектыгыз – сезнең улыгыз. Резедә, синең тик тормаганыңны беләбез. Шул эшләр арасында балаңа ничек вакыт табасың?
– Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, графигыңны дөрес итеп төзесәң, бөтен нәрсәгә өлгереп була. Ләкин, ни дисәң дә, улыбыз Әскәргә игътибар җитмидер инде. Хәзер әле безнең белән театрга йөри башлады. Элек әти-әнием белән кала иде. Гомумән, үземнекеләр дә, Артемның әти-әнисе дә бик ярдәм итә инде – аларга мең рәхмәт. Үзебез дә булдыра алганча игътибар бирергә, камилләшсен, төрле яклап үссен, дип тырышабыз.
– Сәхнәдә чакта бала искә төшәме?
– Юк. Сәхнәгә чыккан артист бөтен дөньясын онытып уйнарга тиеш.
Башка нәрсәләр турында уйласаң, үз ролеңә үзең тулысынча ышанмасаң, тамашачыны ышандырып булмый.
– Синең өчен популярлык кыйммәткә төшәме?
– Без нинди популяр булыйк инде?! Татар театры – бик тар юнәлеш ул. Рус театрында эшләсәм, бәлки, мин Мәскәүгә, Санкт-Петербурга ашкынган булыр идем. Безне татар халкы гына белә. Ә ул бик күп санда түгел. Шулай да, үзебезнең милләттәшләр арасында күпмедер дәрәҗәдә популярлык бардыр. Әмма мин үземне популяр кешегә санамыйм.
– Шулай да, исемне югалтмас өчен нинди корбаннарга барырга туры килә?
– Мин корбаннарга барырга әзер түгел. Бәби алып кайтмыйча, бала ялына китмичә, гомер буе фәкать театрга гына хезмәт итсәм, менә ул корбан булыр иде. Әмма бу миңа хас түгел. Чөнки хатын-кызның төп вазыйфасы һәм төп роле – ана булу. Мин моны 7 ел элек аңладым (күз яшьләрен сөртә).
– Резедә, син сәхнәдә нәрсәдән һичшиксез баш тартыр идең?
– Мөгаен, сәхнәгә шәрә чыга алмас идем. Мин аны акланмаган дип санар идем. Хәер, беркайчан да «беркайчан да» дип әйтмә, диләр бит. Акланган булса… Әмма хәзерге эчке тоемлавым буенча сәхнәгә чишенеп чыкмас идем.
– Сине Тинчурин театрыннан, гомумән, театрдан китәргә нәрсә мәҗбүр итә алыр иде?
– Алла сакласын. Дөресен әйткәндә, биш еллап элек – баш режиссерыбыз һәм остазыбыз Рәшит Заһидуллинны театрдан куган чакта андый уйлар булды. Әмма тормыш дәвам итә. Иң мөһиме – укытучыбыз исән-сау. Сәләт беркайчан да югалмый, ул үзен табачак дигән фикер һәм, әлбәттә, якыннарның ярдәме белән без Тинчурин театрына тугры калдык. Безнең бит 17 ел дәвамында үз тамашачыбыз барлыкка килде. Без, беренче чиратта, алар өчен эшлибез, аларга хезмәт итәбез
Гомумән, тамашачы булмаса, театрда беркем дә кирәкми.
– Рольләрнең үзеңә ничек тәэсир итә? Тормышта ничек тә булса үзгәрергә мәҗбүр итәме?
– Һәр образның ниндидер бер тәэсире кала. «Сүнгән йолдызлар»дагы Сәрвәр роленнән соң аскы күз кабагы «сикереп» калды. Менә бу яхшымы, начармы – белмим (көлә). Ягъни сәламәтлеккә дә тәэсире зур дип әйтәсем килә. Әйтик, спектакльдә елаган саен организмга ниндидер авырлык килә. Мин бит инде ниндидер бер тылсымлы «кнопка»га басып кына елап җибәрә алмыйм. Елар өчен миңа героиням кичергән хисләрне кичерергә туры килә. Әйтик, «Туган-тумача» (реж. Илгиз Зәйниев. – Авт.) спектаклендә мин иремне югалтам. Ә ул рольне үземнең ирем Артем башкара. Димәк, мин, тамашачыны ышандырыр өчен, үзем дә моңа ышанырга, уйнаган саен Артемны югалттым дигән фикерне башыма кертергә тиеш булам (күз яшьләрен сөртә). Ягъни бу минем сәламәтлегемне бик таушалдыра. Һәр рольнең тәэсире булмый калмый…
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat