Үз башына төшмәсә, кеше хәлен кем белсен! Авыру караучы кешеләр әнә шулай дип уфтана. Дөрестән дә, хаста тәрбияләү җиңел эш түгел. Авыру бала үстерүче әниләр дә, урында ятып кына торучы өлкәннәрне караучылар да дәүләттән тиешле техник чараларны ала алмаудан зарлана. Ни өчен шулай? «ВТ» журналисты зарларны да тыңлады, белгечләр белән дә сөйләште.
Көненә – 1100 сум
Редакциягә Апас районының Борнаш авылында яшәүче Фердинанд Сираҗиев шалтыратты. Әнисе өчен борчыла ул. Аңа тиешле подгузникны эзләп, кая гына барып җитмәгән. Үзе әйтүенчә, район прокуратурасына да хатлар язып арып беткән инде. Андагылар да хәлне белеп тора, ди ул.
– 84 яшьлек әнием инде 2007 елдан бирле урын өстендә. Паралич сукты. Урынга егылгач та, тәрбияләргә дип янына кайттым. Аны караган өчен аена 1200 сум акча алам. Әнием битенә кунган чебенне дә үзе куып җибәрә алмый. Инвалидлыгы булгач, аңа дәүләттән ярдәм тиеш бит инде. Акчалата сорамыйм, үзенә тиешле подгузникларны да ала алмыйча тилмерәбез. Кая гына мөрәҗәгать итсәң дә, җавап булып хат килә. Соң мин ул хатларны әнинең астына сала алмыйм бит инде! Башта район хастаханәсенә барам, аннары прокуратурага. Шуннан соң гына бераз селкенәләр, подгузниклар килеп җитә. Әле без I һәм II квартал өчен генә алдык, – ди Фердинанд абый.
Укучыбыз әйтүенчә, әнисе Рево Сираҗиевага табиблар ИПРА, ягъни шәхси техник тернәкләндерү программасы билгеләгән. Аңа 8 сәгатькә бер подгузник кирәклеген комиссия хәл иткән. Димәк, көненә өчәү кирәк булып чыга.
– Мин кеше өлешен сорамыйм. Әнигә тиешлесен вакытында бирсеннәр иде. Сатып ал, диләр. Өчесе 1100 сум тора. Акчаны ничек җиткерергә соң? Урында яткан кешегә әле бит кирәк-ярагы күпме? Әнинең бәдрәфе дә, караватындагы махсус матрасы да, инвалид арбасы да күптән искереп бетте инде. Сатып алсаң, акчаның яртысын гына кайтаралар. «Әнигә дигән подгузниклар кайда?» – дигәч, «Моңарчы ничек яшәдегез соң?» – диләр. Мин бит – ир кеше. Элеккеге кебек итеп яшәп булмый бит инде. Замана алга бара, подгузникларны да кеше хәлен бераз җиңеләйтик дип уйлап чыгарганнар бит инде. Никләр безнең кебекләрне тилмертеп яталардыр. Бушлай бирелә торган дарулар да – баш бәласе. Әнигә 4 дару тиеш, аның икесен бирәләр. Инде аларны да алмый башладым. Дару көтеп торганчы, үләргә кирәк монда, – дип уфтана Фердинанд абый.
Сезгә шалтыратсаң – китерәләр
Минзәлә районында яшәүче Рәмзия апа Газизова белән биш ел аралашып торабыз. Безне ире Фәһим абыйга бирелергә тиешле калдыкларны җыю җайланмасы (калоприемник) таныштырды. Рәмзия апа да бездән ярдәм сорады. Ул чакта 3 ай саен хәбәрләшеп тордык. Гаҗәп инде, «ВТ»дан дип шалтыратуга, кирәк-ярак тиз генә Газизовларга барып та җитә. Соңгы ярты ел эчендә сөйләшкәнебез юк иде. Бу юлы үзебез шалтыраттык.
– Моннан биш ел элек иремнең эчәкләрендә ямаш шеш таптылар. Катлаулы операция ясадылар. Кызганыч, зур йомышы тышкы якка куелган махсус савытка чыга торган булып калды. Бернишләп тә булмый инде. Яшисе килә бит. Анысына да түзәрсең. Вакытында җайланмасын биреп торсалар, без башкасына сабыр итәргә өйрәнгән инде, – ди Рәмзия апа. – Иремә дигән даруларны да ике елга бер үз акчама алып тордым. Бушлайны озак көтәсе. Ул йә була, йә юк әле. Сезгә шалтырата-шалтырата теге җиһазны да юллап булды. Авыл кешесе беләмени ул? Минзәләгә барам-кайтам, барам-кайтам. Ярый, Социаль фондта утыручы яхшы кызга туры килдем. Юлия исемле иде. «Апа, сезгә бит хәзер калоприемник алу җиңеләйде, эзләп йөрисе юк», – димәсенме? Баксаң, бар кирәк-яракны электрон сертификат белән бирәләр икән. Бөтенесен өйрәтте. Иң элек тиешле банк картасын барып алдым. Күптән түгел картама акча күчкән. Җитмәгән суммасын үзем өстәп, өч айга җитәрлек итеп кирәк әйберләрне интернет аша заказ бирдем. Ике көндә күрше авыл кибетенә кайтты да инде.
Акча урынына – электрон сертификат
Рәмзия апаның мәшәкатьләре хәл ителгән. Әмма Фердинанд абый кебекләр дә аз түгел. Аларга ничек ярдәм итеп була? Кая барасы, ишекне ничек ачасы, кемгә язасы? Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин белән сөйләштек.
– Эдуард Яфизович, электрон сертификат турында тагын бер кат укучыларыбызның исләренә төшерик әле.
– Электрон сертификат – инвалидлыгы булган кешеләргә өйдән чыкмыйча гына тернәкләндерү техник чараларын (ТСР) сатып алырга мөмкинлек бирә торган яңа түләү алымы. Сертификаттан файдаланып, дәүләт хисабына протез, коляска, ишетү аппараты һәм башка төр тернәкләндерү чаралары сатып алырга мөмкин. Сертификат Россиянең теләсә кайсы банкының «Мир» түләү системасы банк картасына бәйле.
Сертификатны куллану вакыты – бер ел. Көн саен кирәк булган куллану чаралары өчен (подгузниклар, биләүләр, кало-, мочеприемниклар) 3 айны тәшкил итә.
Электрон сертификат мохтаҗларга тернәкләндерү чараларын сатып алуга аванс рәвешендә акча бирү өчен кертелде. Моңа кадәр инвалидлыгы булган кешеләргә фонд чыгымнарны тернәкләндерү чараларын сатып алганнан соң гына компенсацияли иде. Инвалидлар өчен мондый мөмкинлек сакланса да, электрон сертификат бу юнәлештә яңа мөмкинлекләр бирә, тиз арада түләүне гарантияли.
– Электрон сертификаттан кемнәр файдалана ала?
– Аннан ИПРА, ягъни тернәкләндерү һәм абилитацияләү буенча шәхси программалары булган инвалидлар, эш урынында бәхетсезлек очрагы яки һөнәри авыру нәтиҗәсендә инвалидлык алган, зыян күрүченең тернәкләндерү программасы булган кешеләр файдалана ала. Бу программа медицина-социаль экспертиза федераль дәүләт учреждениесе тарафыннан эшләнә.
– Сертификатны ничек алырга?
– Сертификат алу өчен, Социаль фондның клиентлар белән эшләү хезмәтендә, Дәүләт хезмәтләре порталында яки Күпфункцияле үзәк аша гариза бирергә кирәк. Гариза биргәндә, шәхесне раслаучы документ һәм «Мир» картасына бәйле банкның исәп-хисап реквизитларын күрсәтәсе. ТСРны медицина-социаль экспертиза нәтиҗәләре буенча инвалидлык төркеме бирелгән очракта төзелә торган Инвалидны тернәкләндерү программасы буенча билгелиләр.
ИПРАда медицина процедуралары, кирәкле техник чаралар турында һәм табиб киңәшләре язылган. Аны медицина-социаль экспертиза бюросы бирә.
Электрон сертификат гариза биргән вакыттан алып биш эш көне дәвамында рәсмиләштерелә, аның турында мәгълүмат Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта күренә. Тернәкләндерү чараларын өйдән чыкмыйча гына, Дәүләт хезмәтләре порталы аша интернет-кибеттә дә файдаланырга мөмкин.
– Электрон сертификат буенча ТСР эшләнмәсен сатып алу өчен, нинди дә булса максималь сумма бармы?
– Электрон сертификат номиналы сатып алу өчен файдаланылачак товар бәясе буенча билгеләнә. Бәяне Социаль фонд бүлеге конкрет төбәктә шундый ук товарларга соңгы төзелгән дәүләт контракты нәтиҗәләре буенча билгели.
– Сертификатта күрсәтелгән суммадан кыйммәтрәк тернәкләндерү чарасы сатып алырга, аерманы үз акчаң белән түләргә мөмкинме?
– Кеше, үз акчасын өстәп, кибеттән сертификат номиналыннан кыйммәтрәк товар сатып ала ала, ләкин өстәп түләнгән сумма компенсацияләнми.
– Электрон сертификат буенча сатып алырга мөмкин товарлар исемлеге бармы?
– Анда 300 төрдәге тернәкләндерү чарасы бар. Исемлек яңартылып тора. Ел саен эшләнмәләр дә, бәясе дә үзгәрә.
САН
2023 елда Татарстанда инвалидлыгы булган 32 мең кеше дәүләттән электрон сертификат белән 237 мең техник тернәкләндерү чарасы алган. Моның өчен Социаль фонд 140 миллион сум акча бүлеп биргән.
Кая мөрәҗәгать итәргә?
Тернәкләндерү чарасы алуга гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы, Күпфункцияле үзәк, Социаль фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә биреп, почта аша хат итеп җибәреп була.
Кирәкле документлар:
– паспорт;
– Шәхси тернәкләндерү программасы;
– «Мир» картасының исәп-хисап реквизитлары;
– үзегез сатып алган очракта, тернәкләндерү чарасы өчен түләү кәгазе.
Сораулар туса, һәрвакыт контакт-үзәкнең бердәм 8-800-1-00000-1 телефонына шалтыратырга яки Социаль фондның социаль челтәрләрдәге рәсми битләрендә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Сорауга җавап
Язма әзерләгәндә, Фердинанд Сираҗиевның соравына да җавап таптык. Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге матбугат җитәкчесе Альбина Никандорова әйтүенчә, укучыбызның әнисе Рево Сираҗиеваның гаризасы 6 ноябрьдә теркәлгән. 30 көн эчендә Сираҗиевлар 360 данә подгузник алачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat