«Кабер газабыннан коткарырмын…»

Тимергали хәзрәт Юлдашев үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә һәр мөселман өчен файдалы булырдай сүрәләргә өйрәтә.

«Аллаһның рәхмәте белән проблемаларны хәл итә һәм кабер газабыннан коткара торган сүрәләр, дип, Әд-Дәрими Ибне Габбастан Расүлуллаһның мондый хәдисен риваять итә:

«Көн башында «Йәсин» сүрәсен укучының – көн дәвамында, ә төнлә «Йәсин» укучының иртәнге вакытка кадәр мәшәкатьләре җиңеләйтелә».

Ибне Мәсгуд радыяллаһу ганһе мондый хәдис тапшыра:

«Берәү һәр төнне «Тәбәәракәл-ләзии…»не («Әл-Мүльк» сүрәсен) укыса, шуның сәбәбендә Аллаһы Тәгалә аны кабер газабыннан коткарыр.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм вакытында без аны «коткара торган» дип атый идек» (имам Ән-Нәсаи).

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү