«Ка-52» вертолеты пилотсыз очкычны бәреп төшергән видеоны «Рыбарь» телеграм-каналы бастырды. Бу вакыйга Питрәч районының Көек һәм Богородское авыллары арасында булган, дип яза «Российская газета».
Кадрларда күренгәнчә, вертолет дронны башта авиацион пушка-пулеметтан бәреп төшермәкче була.
Соңыннан ракета белән ата. Дрон урман полосасы янына төшеп шартлый.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat