Капотлары яньчелгән, фаралары ватылган: Казанда өч машина бәрелешкән

Зыян күрүчеләр турында әлегә мәгълүм түгел.

Казанның Краснококшай урамында өч машина бәрелешкән. Социаль челтәрләрдә авария урыныннан фотолар пәйда булган.

Кадрлардан күренгәнчә, барлыгы өч машинага зыян килгән. Берсе автобуска килеп бәрелгән. “Авто”ның капоты бик нык яньчелгән, фаралары ватылган. Юлда автомобильнең өлешләре чәчелеп ята. Шулай ук автобуска зыян килгән: сул як фарасы ватылган, сул өлеше җимерелгән.

Шахитлар әйтүенчә, такси автомобиле бәрелгәннән соң юл кырыендагы барьерга килеп “төртелгән”. Зыян күрүчеләр турында әлегә мәгълүматлар юк.
Авария булган урында Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре эшли. Килеп туган хәлнең сәбәпләре ачыклана.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү