Депутатлар республика икътисадынаинвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре буенча сөйләште

Бүген Татарстан Республикасы Инвестиционүсеш агентлыгында Икътисад, инвестицияләрһәм эшкуарлык комитетының күчмә утырышыбулды, аның барышында «Татарстандаинвестицияләр җәлеп итү чаралары, шулисәптән бизнес һәм дәүләт хакимиятеорганнарының үзара хезмәттәшлеге турында»контроль мәсьәлә каралды. Шулай укдепутатлар «Татарстан Республикасы Башлыгы(Рәисе) каршындагы эшмәкәрләр хокукларыняклау буенча вәкаләтле вәкил турында»гы законпроектына үзгәрешләр кертү хакында фикералыштылар.

Утырышны Икътисад, инвестицияләр һәмэшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәеновүткәрде. Анда Татарстан Республикасыныңинвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Яшел Үзән һәм Минзәләрайоннары башкарма комитетлары вәкилләрекатнашты.

Комитет утырышында катнашучыларгаинвестиция өлкәсендәге  вәзгыять турындаТалия Миңнуллина мәгълүмат ьиткерде. Аныңәйтүенчә, 2021 елдан башлап Татарстан Республикасы икътисадына инвестицияләркүләменең сизелерлек артуы күзәтелә. Татарстан тулаем төбәк продуктынаинвестицияләр күләме буенча алтынчы һәмбюджеттан тыш инвестицияләр күләме буенчаРоссия төбәкләре арасында җиденче урындатора.

Икътисад үсешенең бу юнәлешендәгевәзгыятьне анализлап, Талия Миңнуллинаинвестиция эшчәнлеген үстерү проблемаларынбилгеләде. «Бу югары банк ставкасы, эшчекөчләр кытлыгы, маятниклы миграция, чит ил студентлары өчен белем алуга квоталар буенчачикләүләр, кадрлар кытлыгы аркасындаРоссиянең башка төбәкләреннән эшчеләрнеҗәлеп итәргә мәҗбүр булган предприятиеләрөчен тулай торак яки арендалы торак төзүпрограммасы булмау», дип санап китте ул. Талия Миңнуллина әйтүенчә, дәүләт һәм бизнес мәнфәгатьләрен һәрвакытта да баланслапбулмый. Шуңа күрә дәүләт-хосусый партнерлыкмеханизмы җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алмаган.

Комитет утырышында депутатлар инвестиционүсеш агентлыгы карамагында булган республиканың сәнәгать парклары эшчәнлегетурында мәгълүмат тыңлады. «Татарстан проектлары» җәмгыяте генераль директоры Булат Тимербаев әйтүенчә, сәнәгать паркларының төп проблемасы ул финанслау җитмәү сәбәпле аларга илтә торган юлларның булмавы.

Парламентарийлар Зеленодольск һәм Минзәлә районнары башкарма комитетлары вәкилләренең сәнәгать парклары эше турында докладлар тыңладылар.

Депутатлар тәкъдим ителгән мәгълүматныигътибарга алдылар. Комитет МинистрларКабинетына инфраструктураны төзеп бетерү, дәүләти-хосусый (муниципаль-хосусый) партнерлык механизмын куллану, Татарстан Республикасының муниципальберәмлекләрендә сәнәгать паркларырезидентларына преференцияләр бирүөлкәсендә законнар базасын формалаштырубуенча эшне активлаштырырга тәкъдим итте.

Мәсьәлә буенча фикер алышуга йомгак ясап, комитет җитәкчесе Рәгать Хөсәенов, инвестицион активлыкны арттырумаксатларында кайбер шартларны үтәргә кирәк, дип билгеләп үтте. «Беренчедән, инвестицияләргә ярдәм итүнең гамәлдәгемеханизмнарын максималь файдалануны дәвамитәргә һәм дәүләт ярдәме инфраструктурасынкамилләштерергә, — диде ул. — Икенчедән, капитал салулар өлкәсендә законнарныкамилләштерүне һәм тотрыклыландыруныдәвам итәргә һәм, өченчедән, югарытехнологияләрне үстерүгә һәм фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык эшләренәярдәм күрсәтүнең грант чаралары спектрынкиңәйтергә кирәк».

Журналистларның сорауларына җавап биреп, Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлеккомитеты рәисе урынбасары Марат Галиев инвестицияләр өлкәсендәге законнарны алгатаба да камилләштерү эше таләп ителә диде. «Дәүләт-хосусый партнерлык мәсьәләсе буенча закон тәкъдимнәрен эшләргә кирәк. Шулай укфедераль кануннарга төзәтмәләр кертү һәм яңакануннарыбызны кабул итү таләп ителә», — дипбелдерде Марат Галиев.

Бүген үк комитет утырышындапарламентарийлар «Татарстан РеспубликасыБашлыгы (рәисе) каршындагы эшмәкәрләрхокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилтурында»гы закон проектына үзгәрешләрнекарадылар. Документ республика законнарынфедераль законнарга туры китерү максатыннанэшләнгән. Закон проекты Эшкуарлархокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилвәкаләтләрен вакытыннан алда туктату тәртибеначыклый һәм компетенциясенә мондый караркабул итү кергән һәм Россия ФедерациясеПрезиденты каршындагы Эшкуарлархокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилризалыгын таләп итмәгән субъект органы карары буенча аның вәкаләтләрен вакытыннаналда туктату очракларын билгели.

Депутатлар закон проектын хуплады һәмДәүләт Советына документны беренче һәмөченче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү